Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча сабыйлары бәйгесе

Арчадагы 5 нче балалар бакчасында «Татар малае һәм татар кызчыгы –2021» район конкурсы булып узды. Анда Арча шәһәрендәге һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән малайлар һәм кызла...

Арчадагы 5 нче балалар бакчасында «Татар малае һәм татар кызчыгы –2021» район конкурсы булып узды. Анда Арча шәһәрендәге һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән малайлар һәм кызлар көч сынашты.

Районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5 – 7 яшьлек балалар арасында районыбыз мәгариф идарәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан менә инде берничә ел рәттән бу бәйге үткәрелеп киленә. Әлеге чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияровның шәхсән үзенең, бер төркем  район мәгариф идарәсе методистларының, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынең төбәк бүлеге һәм Арча педагогия көллиятенең  «Әлифба» музее хезмәткәрләренең дә катнашуы районыбызда бу чарага никадәр зур игътибар бирелүе хакында сөйли.

Бәйгегә карата сабыйларыбызның, аларны бу бәйгегә әзерләүче тәрбияче апаларының, әти-әниләренең кызыксынуы елдан-ел арта бара. Быел әлеге бәйгедә илледән  артык малай-кызчыкларыбыз катнашты. Алар, татар халык йолаларын сәхнәләштереп, милли уеннар, сабантуй күренешләрен күрсәттеләр.

Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, барлык малай, кызлар да  да лаеклы чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәтте, һәммәсе дә үз номинацияләрендә иң яхшысы булды. Һәр катнашучының милли татар киеме белән чыгыш ясаулары, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүләре аерым мактауга лаек. Әлеге бәйге барлык катнашучыларда да бары якты уй-фикерләр, уңай тәэсирләр генә калдыргандыр, дип өметләнәм. Мондый балалар тәрбияләнеп үскәндә милләтебезнең киләчәге өметле.

 
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ