Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – шигырь яратучылар бәйрәме

Безнең Арча ягын юкка гына Казан арты мәркәзе димиләрдер. Татар мәдәниятен, татар рухын кадерләп саклый белгәнебезгә шулай ул. Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә күпме шагыйрь, язучы, җырчы тәрбияләп биргән...

Безнең Арча ягын юкка гына Казан арты мәркәзе димиләрдер. Татар мәдәниятен, татар рухын кадерләп саклый белгәнебезгә шулай ул. Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә күпме шагыйрь, язучы, җырчы тәрбияләп биргән төбәк булуыбыз белән дә хаклы горурланабыз.

Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган дистәгә якын әдибебез генә бар. Әйе, безнең Арча ягы – Тукайлы, Галиәсгар Камаллы, Мәхмүт Галәүле. Мөхәммәт Мәһдиевле, Гомәр Бәшировлы, Мостафа Ногманлы. Рафаил Төхфәтуллинлы, Гариф Ахуновлы, Гөлчәчәк Галиевалы. Марзия Фәйзуллиналы, Чулпан Зарифлы, Рифат Җамаллы, Наил Касыймовлы, хәнәфи Бәдыгыйлы ... төбәк. Шулкадәр шагыйрь-әдип биргән Арча ягының шигърият чишмәсе бүген дә һич саегу белми. 21 февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан  Арча шәһәрендәге 3 нче  башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 2020  елның 19 февралендә район күләмендә  «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән темага  узган шигырь конкурсы моның ачык мисалы иде. Әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең I – VIII сыйныфларыннан барлыгы 67 укучы катнашты. Алар төрле авторларның  туган илгә, туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләрен сөйләде. Чыгышлар сәнгатькә гашыйк укучыларыбызның җырлавры белән үрелеп барды.

Соңыннан җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Энҗе МОСТАФИНА,


Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ