Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада Укытучы һәм остаз елына старт бирелде

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы нигезендә агымдагы ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Һәм мондый үзенчәлекле елга Татарстанда кайда старт бирелергә тиеш иде дип саныйсыз. Әлбәттә ин...

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Указы нигезендә агымдагы ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Һәм мондый үзенчәлекле елга Татарстанда кайда старт бирелергә тиеш иде дип саныйсыз. Әлбәттә инде, мәгърифәтле, мәдәниятле һәм Тукайлы Арча төбәгендә! Шул уңайдан Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогия көллиятендә, Укытучы һәм остаз елына багышлап, «Алдынгы галимнәр – Татарстан укытучыларына» дигән төбәкара кышкы педагогик сессия үтте. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.
Пленар утырыштан соң галимнәр белән фикер алышу төрле төркемнәрдә дәвам итте. Сессиядә катнашучылар яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларының үзенчәлекләре, укыту процессын оештырган вакытта төрле алымнар куллану турында сөйләште. Шулай ук мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар, укучыларда рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр тәрбияләү юллары хакында да фикер алыштылар.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ