Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчалар туган телебезне кадерли белә

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Һәр халык...

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул. Шуңа күрә телгә мәхәббәт ул – бер үк вакытта туган халкыңа, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз.

Халыкара туган тел көнен нәтиҗәле үткәрү максатыннан, районыбызда чаралар планы эшләнде. Ул февраль ае дәвамында барды, укучылар өчен кызыклы һәм файдалы чараларга бай булды. Дөньядагы телләр, аларның үзенчәлеге белән таныштыручы «Сөйләшсәк тә төрле телләрдә...» дип исемләгән күргәзмәләр оештырылды, аларда төрле телләрдә язылган китаплар урын алды. Декада кысаларында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә шагыйрь иҗатына багышлап стена газеталары чыгару, «Тормышы да гүзәл бер җыр иде, гомере дә калды җыр булып» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чаралар үтте.

«Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» тематикасы буенча узган сыйныф сәгатьләрендә укучыларга һәр милләттнең бер-берсенә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга, хөрмәт белән карарга тиешлеге аңлатылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган  «Туган телеңне өйрән һәм ярат» дип аталган шигырь конкурсы аеруча тәэсирле узды. Укытучыларыбыз күренекле шагыйрьләребезнең туган тел турындагы шигырьләрен күңел кылларын тибрәтерлек, йөрәкләргә үтәрлек  итеп тыңлаучыларга җиткерделәр. Араларында күңел түрендә йөрткән  хисләрен үзләре үк шигъри юлларга салып сөйләүче мөгаллимнәребез дә булды. Конкурсның җиңүчеләре булып Утар Аты төп мәктәбеннән Зөһрә Габбас кызы Касыймова, Иске Чүриле урта мәктәбеннән Ләйсән Фоат кызы Вәлиева, Арчадагы 7 нче урта мәктәптән Рәдиф Миңнехан улы Исмәгыйлев танылды. Шигырь конкурсында иң матур нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар дипломнар белән бүләкләнде. Укучыларны татар шигъриятенә тарту,татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру максатыннан укучылар арасында «Мин яратам сине, Татарстан!» исеме астында узган шигырь конкурсында районыбызның иң оста шигырь сөйләүчеләре билгеләнде, алар истәлекле бүләкләргә һәм грамоталарга ия булды.


Халыкара туган тел көнендә районыбызның барлык мәктәпләрдә дә туган тел көненә багышланган тантаналы линейкалар, «Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чаралар узды. Башлангыч сыйныфлар өчен әзерләнгән «Газиз туган телем» исемле интеллектуаль викторинада укучылар үз көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне күбрәк белү бәйгеләрендә көч сынашты. Шунысы сөендерә: балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкаль-табышмакларны, әкиятләрне күп белә икән. Әлеге күркәм чараларда хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз да, үзебезнең яктан чыккан язучылар, театр артистлары да катнашты.
Димәк, әле безнең киләчәгебез өметле: туган телебез яшәячәк дигән сүз.

Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә  Туган тел ул – аралашу чарасы гына түгел, милли үзаңны саклау, әдәбият-сәнгатьне, гореф-гадәтне аңлату, әхләкый тәрбия әсбабы да. Бүген без балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү белән генә чикләнмичә, аларга халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерергә тиешбез. Үз телебездә күбрәк сөйләшик, затлы әсәрләр укыйк, тапшырулар карыйк, балаларыбыз әдәбиятыбызның һәм мәдәниятебезнең милли җәүһәрләрен тыңлап, аңлап үссен иде.

Энҗе МОСТАФИНА,


Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ