Логотип Магариф уку
Цитата:

Әстерханда татар интеллигенциясе белән очрашу узды

Әстерхан каласына 27 майда узачак Сабан туе уңаеннан бер төркем журналистлар, каләм әһелләре, язучылар, рәссамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре җыйналды. Көннең беренче яртысында килгән кунаклар татар халк...

Әстерхан каласына 27 майда узачак Сабан туе уңаеннан бер төркем журналистлар, каләм әһелләре, язучылар, рәссамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре җыйналды. Көннең беренче яртысында килгән кунаклар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

  


Тарихи Әстерхан каласының элеккеге Татар бистәсендә шагыйребез Габдулла Тукайга бронза һәйкәл 2013 елда куелган. Һәйкәл “Дуслык” шәһәр татар мәдәнияте җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде. Аның проектын Бакый Урманче эшләгән, ә бронзадан укучысы Владислав Авдеев гәүдәләндергән.

Соңрак биредә яшәүче татар интеллигенциясе белән очрашу узды. Очрашуны Әстерхан дәүләт университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Фәридә Рекешева башлап җибәрде.
Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Светлана Сафарова, Мәскәү татар җәмәгатьчелеге активисты Рөстәм Ямалиев катнашты.

Очрашу кысаларында күргәзмә дә оештырылды.

Соңрак Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Әстерхан татарлары автономиясе рәисе Динара Мәҗитова һәм башка кунаклар шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.


Шагыйрьнең бюсты торган «Россия Даны аллеясы» Россия проекты кысаларында 2017 елның 13 маенда пәйда булган. Бөек шагыйрь хәтерен мәңгеләштерү эшендә беренче адымнар Әстерхан җәмәгать эшлеклесе Әдилә Умеровага һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары инициативасы белән ясала. Проект авторы — Краснодар скульпторы Александр Аполлонов.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ