Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана өчен навигатор

Таксига утырдыкмы, автомобиль йөртүче, беренче эш итеп, навигаторны көйләп куя. Хәер, шәхси автомобиль хуҗалары да аның ярдәменә еш мохтаҗ булалар. Менә хәзер әти-әниләр өчен дә навигатор керткәннәр.Й...

Таксига утырдыкмы, автомобиль йөртүче, беренче эш итеп, навигаторны көйләп куя. Хәер, шәхси автомобиль хуҗалары да аның ярдәменә еш мохтаҗ булалар. Менә хәзер әти-әниләр өчен дә навигатор керткәннәр.
Йоклап калмадыгызмы?
Быел әти-әниләр җәйге каникул чорында мәктәптә укучы балаларының сыйныф җитәкчеләреннән: «Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү навигаторында теркәлегез», – дигән хат алды. Күпчелеге, документны игътибар белән  өйрәнеп чыгып, кушылганны вакытында эшләп куйгандыр, мөгаен. Кайберләре исә: «Монысы теркәлү узарга кирәкле ничәнче сайт инде?! Исәбе-хисабы юк бит боларның. Моның белән утырыр-
га вакытыбыз да, теләгебез дә юк», – дип, ризасызлык белдереп, бу эшкә кул селтәгәндер. Кем отышта бу очракта, ә кем оттыра?
Дөреслектә, Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү навигаторы (https://р16.навигатор.дети)  – әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә бик уңайлы чыганак. Ул «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектларында гамәлгә кертелгән. Төп максатларның берсе региональ навигаторларда теркәлү юлы белән өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча шөгыльләнүче балаларны исәпкә алу булса, моның ата-аналар өчен дә уңай ягы бар. Аның ярдәмендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә гамәлгә ашырылучы өстәмә гомуми белем бирү программалары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин: оешманың адресы, элемтә өчен телефоннары, программалар исемлеге, аларның эчтәлеге, балалар белән эшләячәк педагоглар күрсәтелгән. Ягъни бу чыганак бала өчен кызыклы һәм аның яшәү урынына якын булган түгәрәкләр һәм секцияләрне җиңел генә табарга ярдәм итә. Моннан да бигрәк, ата-аналарга, каядыр бармыйча гына, балаларын төрле түгәрәкләргә  яздыру мөмкинлеген бирә. Таныш-белештән сораштырып, йә булмаса төрле сайтлар аша балаңның сәләтен ачарлык шөгыль эзләп утырасы юк. Шушы хакта редакциядә сүз кузгалгач, бер хезмәттәшебез:
– Кара әле, мин ул тәкъдимне күрмичә калганмын икән. Элеккечә шәһәр буйлап кирәкле түгәрәкләрне эзләп йөрүгә бер атна вакытымны исраф иттем. Без чаптырып йөргән арада, улымның иң яраткан түгәрәге картингта урыннар да бетеп киткән, –
 дип ачыргаланып куйды. – Күрәсең, мәктәпләрдән килгән язуга игътибар иткән ата-аналар, түгәрәкләрдә эш башланганын көтеп тормыйча, җәйге каникул вакытында ук навигаторга теркәлеп, балаларын яздырып куйганнар.

Бу уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мондыйрак аңлатма бирде:
– Билгеле, әлеге навигатор һәр ата-ана өчен мәҗбүри түгел. Әгәр алар нинди дә булса сәбәпләр аркасында вакытында теркәлү уза алмаса, ярдәм сорап, өстәмә белем бирү педагогларына мөрәҗәгать итә алалар. Шул ук вакытта әти-әниләр өстәмә белем бирү оешмасына гаризаны шәхсән үзләре дә барып бирергә мөмкиннәр. Ләкин кайсылай уңайрак – үзләре нәтиҗә ясасыннар: навигаторда теркәлү 5 минут вакытны ала, ә иң мөһиме, ул безнең балалар өчен мөмкинлекләр каталогын ача. Шәхси мәгълүматлар
дөньяга таралыр, дип тә куркасы юк. Төбәк навигатор, федераль хезмәтнең бер өлеше буларак, аларны тиешенчә саклый.
Үзем өчен теркәлү кирәк булмаса да, https://р16.навигатор.дети сайтына мин дә кереп карадым. Яңа уку елы башына әлеге навигаторда балаларга өстәмә белем бирү буенча бер мең ярымнан артыграк мәгариф оешмасы (шул исәптән шәхси оешмалар да) теркәлгән; 6 юнәлеш буенча 8 меңнән артык программа, шул ук вакытта мөмкинлекләре чикләнгән балалар (инвалид балаларны да кертеп) өчен социаль-психологик реабилитациягә һәм сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән 200 ләп программа урнаштырылган.
Татарстанда, аерым алганда Казан шәһәрендә, балаларга өстәмә белем бирүче оешмалар бихисап күп икән. Белеп, күреп тору комачау итмәс, дип шундый оешмаларның кайберләренә үзем дә барып кайтырга булдым.

Алиш шатланыр иде
Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае бөтен Идел буе округында балаларга, нигездә, бушлай өстәмә белем бирә торган бердәнбер оешма санала. Аны шәһәрдәге шундый типтагы иң өлкән  учреждение дип санарга була. «Пионер клубы» узган гасырның утызынчы елларында  Профсоюз урамындагы элекке синагога бинасында эшләгәндә, яшь язучы Абдулла Алиш анда  балалар өчен әдәбият түгәрәге оештырып җибәрә. 1961 елда «Пионер клубы» өчен Казанның иң матур һәм тыныч урыннарының берсендә махсус бина төзелә һәм тиздән аңа Муса Җәлилнең көрәштәше, антифашист шагыйрь А.Алиш исеме бирелә. «Бүгенге көндә биредә 5 меңнән артык бала шөгыльләнә. 4–5 яшьлекләр өчен ата-аналары бик үтенеп сораган түгәрәкләр генә түләүле, ә 6 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр өчен бар да бушлай. Сәламәтлекләре  чикле балалар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләр каралган», – диде иҗат сарае җитәкчесе Е.Габитова.
Шәһәр баласына монда җаның ни тели, шул юнәлеш буенча өстәмә белем алырга мөмкинлек бар икән: сәнгать (хореография, вокал, рәсем, театр, дизайн, гамәли иҗат, уен кораллары, музыка, режиссёрлык), спорт (карате, бадминтон, волейбол), техника (картинг), фән, тел, программалау, интеллектуаль уеннар – санап бетергесез. Аларга 95 педагог белем һәм күнекмә бирә. Иҗат сарае хезмәткәрләренең әйтүенә караганда, популярлык буенча картинг, вокал, хореография, инглиз теле, рәсем һәм театр бүлекләре беренче бишлекне тәшкил итә. 
Этләр белән дус булганлыктан, минем игътибарымны биредә «Яшь кинолог» бүлеге аерым җәлеп итте. Анда махмайларны дрессировкалаудан тыш, этнең командалар башкаруы һәм кешегә буйсынуының физиологиясен һәм психологиясен аңлаталар. Ә иң кызыктыргычы шунда: балалар дәрескә үзләренең дүрт аяклы дуслары белән килә. Шунда алар, теоретик һәм практик әзерлек узып, тәрбиядәге дуслары белән уртак тел табарга, этләргә карата тагын да игътибарлы булырга өйрәнәләр, дөрес итеп төрле команда бирү серләренә төшенәләр. Этләр исә муенчакка күнегә, нинди дә булса әйберне алып килеп бирергә, каршылыкларны узарга, тәпи бирергә, ис буенча йөрергә, хуҗаларын тыңларга өйрәнә икән. Кызганыч, минем А.Алиш исемендәге балалар сараена килеп чыгу вакыты түгәрәк дәресләре расписаниесенә генә туры килмәде.
Өстәлнеке генә, димәгез
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе эшли. Казанда ул – шундый бердәнбер мәктәп. Биредә балалар өстәл теннисы, бокс һәм нәфис гимнастика белән бушлай шөгыльләнә. Түләүсез төркемнәргә эләгә алмаган очракта, коммерция-
ле төркемнәргә язылу мөмкинлеге бирелә.
Балаларны бүлекләргә җыю барышында аларның билгеле бер күнекмәләргә ия булулары таләп ителми, башка төрле аерым шартлар да каралмаган. Иң мөһиме: табибтан бу спорт төре буенча медицина рөхсәте булу зарур. «Баланың сәләтле булу-булмавы ничек ачыклана?» – дигән соравыма мәктәпнең директор урынбасары Алинә Сибгатуллина менә нәрсәләр дип җавап бирде:
– Мисалга, өстәл теннисын алыйк, – диде ул. – Бу бүлеккә без 7 яшьтән алабыз. Тренер, күпмедер вакыт баланың уенын күзәткәннән соң, аның өстәл теннисына һәвәслеге бармы-юкмы икәнен билгели. Әгәр дә бик өметле булмаса, әти-әниләре белән сөйләшеп, сабыйны башка бүлеккә күчерергә киңәш итә. Ә булдыра алган бала белән яхшы нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр шөгыльләнәләр. Гадәттә, бу 17 яшькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Күрсәткечләр сизелерлек әйбәт булса, зур ярышларда катнашу мөмкинлеге ачыла.

Сигез яшьтән «тимер ат» иярләү
Теләсә кайсы гаиләдә малайлар гына түгел, кызлар да: «Машина йөртеп карыйм инде», – дип, әти-әниләрен аптыратып бетерә. Чын «тимер ат»ка утыру, үзеңне зурларча хис итү кызык бит. Автомобиль йөртү таныклыгын кулга алмыйча руль артына утырып булмаса да, хәзерге заманда балалар өчен моңа алмаш «ат» табарга мөмкин. Сүзем картинг, ягъни картларда – кузовы булмаган гади узыш автомобильләрендә – узышу турында. Картинг секцияләре, мисалга, «Форсаж» картинг үзәгендә оештырылган. Алар бушлай, укыту ике ай бара. Дәрес үзе ике өлешкә бүленгән: 45 минут теория өйрәнелә. Аннан соң балалар, үзләре автомобильләр йөртеп, 45 әр минутлы практик күнекмә алалар.
– Без 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар белән шөгыльләнәбез. Төп шартыбыз: баланың буе 1,3 метрдан да кыска булмаска тиеш. Малайлар һәм кызларны системалы план буенча укытабыз. Нәтиҗәдә алар узыш автомобильләренең төзелешен, руль һәм тормоз системасын өйрәнәләр. Мондый автомобильләрдә ярышларның ничек узуы турында да сөйлибез, – дип аңлатты картинг инструкторы Илгиз. – Бездә шөгыльләнгән балаларның кайберләрен Сабада уза торган картинг ярышларында да күрергә була.
Билгеле, мин бер язмада  https://р16.навигатор.дети сайтында күрсәтелгән түгәрәкләрнең, адреслары буенча барып, үз күзләрем белән берничәсен генә күрә алдым. Максатым сайтта язылганнарның чынбарлыкта ничек гамәлгә ашырылуын ачыклау иде. Сайт та, навигатор да эшли. Хөрмәтле ата-аналар, кая барыйм, баламны ничек гаджетлардан аерыйм дип  башыгызны катырып йөрисе юк. Сузылган ярдәм кулына чытырдатып ябышыр өчен вакыт табарга гына кирәк!
Диләфрүз Фазылҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ