Ата хакы

Гаиләдә кем иң зур хөрмәткә лаек, дип сорагач, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Әниегез!» – дип җавап биргән. Аннары кем дип кызыксынгач та: «Әниегез!» – дип җаваплаган. Өченче мәртәбә сорагач та, шул ук җавапны кабатлаган. Дүртенче тапкыр сорагач кына: «Әтиегез!» – дип белдергән. Моны инде, билгеле, әни кешенең хакы өч мәртәбә артык дип түгел, әни кеше өч тапкыр күбрәк хөрмәт ителергә тиеш дип аңларга кирәк. Әлбәттә, әти кешенең дә гаиләдә урыны зур. Һәрхәлдә, әни кешедән соң әти хакы бара. Ничек кенә теләсәк тә, бигрәк тә кечкенә чагында балалар әнисе янында күбрәк була. Тугыз ай йөрәге янында йөрткән, авырлык белән тапкан, имезгән… Баланы бакканда, тәрбияләгәндә, кайсы яктан гына карасак та, әни кешенең вазифасы, җаваплылыгы зуррак. Билгеле, бу сүзләрне әти кешене хөрмәт итмәсәң дә була, аның әһәмияте кечкенә икән дип аңларга ярамый. Әти кеше дә, бала тәрбияләгәндә, әһәмиятле урын били.

Статистика мәгълүматларына караганда, бездә әтисез генә бала табып үстерүче әниләр шактый нык арткан. Үзем өчен генә табам, бер баланы үзем дә аякка бастыра алам, дип фикер йөртүчеләрнең саны, ни кызганыч, һич тә кимүгә бармый. Бу – тамырдан хата фикер. Белгечләр раславынча, психик авырулар белән авырып хастаханәгә эләккән балаларның 80 проценты әтисез тәрбияләнүче кызлар, малайлар икән. Өйдән чыгып качкан яшүсмерләрнең 90 проценты әтисез гаиләдә үскәннәр. Үз-үзенә кул салу хастасына бирешүче балалар әни тәрбиясендә генә үсүчеләр арасында ике тапкыр күбрәк, диләр.

Гаиләдә әти булмаса, бала кимсенеп үсә яки ул вазифаны үтәүчене башка урыннан эзли башлый. Шуның өчен гаиләдә әни дә, әти дә булырга тиеш.

Әти – гадел, әни мәрхәмәтле булсын  

Дини яктан караганда, әти кеше белән әни кешенең үзенчәлеге,  төп сыйфаты нидән гыйбарәт дигәндә, әти –
 гадел, әни мәрхәмәтле булырга тиеш, диләр. Әти кеше дә рәхимле, шул ук вакытта гадел дә булса, гаиләдә аның абруе бермә-бер арта (ни кызганыч, кайбер хатын-кызларыбыз, моны аңламыйча, ирен санлап бетерми, шулай балалары алдында әти кешенең абруен төшерә). Хатыны ирен хөрмәт итсә, балалары да әтиләрен ихтирам итә. Шулай әти сүзе гаиләдә зур, саллы була. Иң әүвәл әти кеше, балаларына гаделлек белән карап, берсен башкаларыннан артыграк якламаска, кайсындыр ныграк яратса да, моны бүтәннәренә сиздермәскә, тигезлек сакларга тиеш. Югыйсә балалар арасында көнчелек,  нәфрәт туарга мөмкин. Әти сүзе дигәннән. Кайвакытта балалар артык шукланып, йөгәнсезләнеп китә. Шундый чакта әни кеше, әтиегезгә әйтәм, дип кисәтергә тиеш. Куркыту йөзеннән түгел, әтиегез кырысрак, озак уйлап тормас, эләктерергә дә мөмкин, дип аңларга кирәк моны. Әти үрнәк булса, бала шуңа охшарга тырыша. Ниндидер кыен хәл килеп чыкса, әти яклар дип ышана.

 Әнинең үзенә күрә  мәхәббәте булса, әтинең дә үзенә күрә балаларына мәхәббәте, мәрхәмәте булсын. Әти кеше дорфа, таләпчән булып, мин хуҗа, мин җаваплы, дип кырыс кына йөрмичә, балалар белән уйнарга, аралашырга да тиеш. Аларның проблемаларын тыңлап, төпле үгет-нәсыйхәтен, киңәшен бирсен. Әйтик, Мөхәммәд пәйгамбәребез намаз укыганда, оныклары аның муенына менеп атланган, арттан килеп кочып алган, алдына килеп яткан. Ул сәҗдәдә булса да какмаган, сукмаган, комачаулап йөрмәгез әле, дип этеп-төртеп җибәрмәгән, тупаслык күрсәтмәгән. Бервакыт бер кеше Пәйгамбәребезнең оныкларын үпкәнен күрә дә: «Минем ун балам бар, аларның берсен дә үпкәнем, сөйгәнем булмады, алар белән уйнап утырырга да вакытым юк», –
 дип әйтә икән. «Аллаһы Тәгалә синең күңелеңә мәрхәмәтлек бирмәсә, мин нишли алам инде?!» – дип җавап кайтара моңа рәсүлебез. Мөхәммәд пәйгамбәр балалары, оныклары белән уйнаган, аралашкан, хәлләрен сораштырып торган. Балалары аңардан куркып тормаган,  хөрмәт тә иткән, яраткан  да.

Әти кешенең балаларга мәхәббәте, йомшаклыгы, җылы карашы булмаса, бала игътибар-назны башка җирдән эзли башлый. Әйтик, кемдер укытучысын, тренерын әтисе урынына күрә. Бер караганда, спортны үз итү начар түгел. Ләкин бит әле: урам тәрбиясе дигән нәрсә дә бар. Баланың, яман кешеләргә ияреп, җинаять юлына кереп китү ихтималы да юк түгел. Интернетта хәзер нинди генә секталар, ялган остазлар юк.

Иң хәерле сәдака 

Әти кешенең тагын бер зур җаваплылыгы – гаиләнең матди ягын тәэмин итү, хатынының, балаларының өс-башын кайгырту, ризык алып кайту. Гаиләдә әти кеше булмаса, әни кешегә икеләтә күбрәк эшләргә туры килә. Ул эштә озаграк була икән, балаларга ана назы да азрак эләгә. Эштән арып-талып кайткач, тәрбиягә, балалар белән сөйләшергә вакыты, мөмкинлеге калмый. Шуңа күрә эшләп хәләл мал табу –  ир кешенең мөһим вазифасы. Ир кеше эшләп гаиләсен тукландырып торса, өйдә тотрыклылык барлыкка килә. Хатын-кыз, кайдан ризык табыйм, дип баш ватмый. Вакыты башка кирәкле, мөһим эшләргә сарыф ителә.

Сер түгел, алимент түләүдән качып йөрүче байтак әтиләр бар. Дини булмаганлыктанмы, Алладан курыкмагангамы, бу дөньяда кача алдым дип уйлый ул. Тик теге бала әтисенә рәнҗеп, тумыштан  нәфрәт белән үсә ләбаса.  Ул да бит, Алла сакласын, үз балаларын шулай калдырып китәргә мөмкин. Яки бу ир кеше яшь вакытында герой булып, батыраеп, кукраеп йөри дә, аннары, өлкән яшькә җиткәч, кем белә, нинди хәлдә калыр? Олыгайдан көнендә яшендә кайтып балаларының ишеген шакырга, күрергә, аралашырга теләргә  мөмкин ич. Шуңа күрә баланың Ходайдан бирелгән әманәт икәнен онытырга ярамый. Инде теге яки бу сәбәп белән гаилә таркала, никахлы, тату тормыш килеп чыкмый икән, бала гаепле түгел. Балаң синеке ич. Син аны кайгыртырга, хәләл ризык белән тәэмин итәргә бурычлы. Бала башкалар арасында  кимсенеп үсмәсен өчен аралашып тору да мөһим. Ерактарак булса да, әтисе барлыгын бала белеп торсын, бик кирәк вакытта, бәйрәмнәрдә булса да аралаша алсын. Димәк, әти кеше рухи яктан да бала тәрбияләүдә катнашырга тиеш. Шуңа күрә кешенең үз гаиләсен карауга тоткан акчасы  иң кирәкле, иң мөһим сәдака булып чыга. Гаиләсенә, балаларына нәрсәдер сатып алды икән, димәк, ул – иң хәерле сәдака. Шуңа да инде «Сәдаканы иң элек үзеңә бир» дигән гыйбарәне иң әүвәл үз гаиләңне кайгырт дип аңларга кирәк. Шундый кешеләр дә бар: җәмгыятьтә үзләрен юмарт, иганәче зат итеп күрсәтергә теләп, тегендә-монда акча тараталар. Шул ук вакытта, балалары мохтаҗлык кичерә торып, алиментларын түләмиләр. Гаиләңне тәэмин иткәч кенә, башкаларны кайгыртырга мөмкин, дип өйрәтә динебез. 

Ни кызганыч, гарип бала туды дип, моның сәбәбен хатыныннан яки үзеннән күреп, яисә куркып калып, гел күз алдында тормасын дип тә, гаиләсен ташлап чыгып китүче ир-атлар да бар. Билгеле, бу – бик зур сынау. Беренчедән, онытмаска кирәк: баланы бирүче – Аллаһы Тәгалә. Сау-
сәламәт булса да, авыру булса да, Ходай  бирде икән, без инде аны каршы алырга тиеш. Ризыкны бирүче – Аллаһы Тәгалә. Әти-әни сәбәпче булса, үстерүче дә – Ул. Баланың сәламәтлеген алды икән, Раббыбыз көтмәгән яктан бу гаиләнең ризыгын арттырырга, башка нәрсәләр бирергә  мөмкин. Ышанырга кирәк: Ул ризыксыз, ярдәмсез  калдыр-
мый. Кайбер кеше авырудан, авырлыктан куркып качарга тели.   Бу сынауны үтеп, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бар. Аннары Алла сакласын, авыру бала яныннан качтың да, бер-ике айдан үзеңнең тагын да кыенрак хәлдә калуың ихтимал. Балага караганда да мохтаҗрак хәлдә калуың бар. Бу бала бәлкем үсеп җитеп әтисен дә карар. Ул вакытта оят булмасмы?!

Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Һәрберегез – көтүче, һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», – диелгән. Әти кеше – гаиләсенең көтүчесе. Ул гаиләсе өчен Аллаһ каршында җаваплы. Хатыны, балалары, оныклары өчен ир кеше җаваплы. Иң куркынычы – баланың авыру булуы да түгел, Алла сакласын, имансыз иттереп тәрбияләү. Әгәр тәрбия бирмәсә, Аллаһның барлыгын өйрәтмәсә, бала динсез, имансыз булып үссә, бу – иң куркынычы.   Шуңа күрә баланың иманлы, тәртипле булып үсүендә әти кешенең урыны, җаваплылыгы бик зур. Билгеле, тегенди, мондый булыгыз, дип  сөйләп кенә  утырмыйча, әти кеше үзе дә үрнәк булырга, яхшы гамәлләр, игелекләр кылырга тиеш.  

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.