Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнә районы мәктәбендә чараларга бай сентябрь

Әле кайчан гына «Белем көне»нә мәктәпкә җыелып, яңа уку елын башлап җибәргән идек. Ни арада уку елының бер ае сизелмичә дә үзып киткән икән бит. Күңелле мизгелләргә, мавыктыргыч, истә калырдай вакыйга...

Әле кайчан гына «Белем көне»нә мәктәпкә җыелып, яңа уку елын башлап җибәргән идек. Ни арада уку елының бер ае сизелмичә дә үзып киткән икән бит. Күңелле мизгелләргә, мавыктыргыч, истә калырдай вакыйгаларга бай аеруча бай булганга сентябрь  ае шулай тиз узгандыр. Мәктәбебездә ай буе уздырылган барлык сыйныфтан тыш чаралар да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Республика, район һәм мәктәп планнары буенча дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта күптөрле эшчәнлек алып барылды. Әйтик, 5 – 6  нчы сыйныфларда «Татар халык авыз иҗаты» дигән темага квест уены оештырылды.


Мәктәбебезнең 5 – 11 нче сыйныф укучылары,  «Пушкин картасы»  акциясендә катнашып, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма  театрына  сәяхәт кылды. Алар анда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча куелган  спектакль карадылар. Ә 2-4 нче сыйныф укучылары  район үзәгендәге Туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар.
2 – 4 сыйныф укучылары шулай ук «Әкият» курчак театрының Олы Әтнәгә килеп күрсәткән «Өрә белмәгән эт» дигән спектаклен тамаша кылып кайтты.




Мәктәбебездә «Уен кораллары күргәзмәсе» дә зур уңыш белән узды. Әнә карагыз әле: 4 нче сыйныф укучылары оештырган күргәзмә ничек искитмәле бит!
Сентябрь аенда мәктәбебездә «Милли биюләр» ункөнлеге дә зур оешканлык һәм һәр баланың иҗади активлыгы белән узды. Әйтик, 3 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Римма апалары Борһанова белән берлектә, үзләре мари милли киемнәрен кулдан ясап, мари халык биюен башкардылар.
6 нчы сыйныф укучылары исә, әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре А.Р. Гайнетдинова ярдәмендә рус халык милли киемен әзерләп, парлы бию башкардылар. 
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укытучысы  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ