Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (7 - 13 июнь)

КучкарБу атнада яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте.ҮгезбозауАтна бик уңышлы булуга охшаган. Мәхәббәткә килгәндә, хәлләр җайлаша төшәчәк.ИгезәкләрСез бу атнаның...

Кучкар
Бу атнада яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте.
Үгезбозау
Атна бик уңышлы булуга охшаган. Мәхәббәткә килгәндә, хәлләр җайлаша төшәчәк.
Игезәкләр
Сез бу атнаның йолдызы булачаксыз. Сездән дә уңышлы кешене табуы читен булыр бу атнада.
Кысла
Мондый холкыгыз белән зур үрләрне яулау авыр булыр. Бераз кешенең көен көйләсәгез, барсы да яхшы булыр.
Арыслан
Тормышыгызда яңа ачышлар вакыты. Бу атнада Арыслан бик актив һәм күтәренке кәефтә булыр.
Кыз
Финанс яктан зур керем булачак.Сезнең өчен менә дигән атна. Якыннарыгыз белән рәхәтләнеп ял итегез. Кәефләр бик күтәренке булыр дип көтелә.
Үлчәү
Үзегезгә генә ышанырга кирәк. Акчаны кысып кына тотарга туры килер. Теләсә кая әрәм итмәгез.
Чаян
Үзегезне тыегыз. Барысы да гел сезнеңчә генә бармас. Әгәр дә үзегезне яхшырак тотсагыз, кешеләр дә сезгә тартылыр.
Укчы
Бик күңелле атна булачак. Дуслар белән җыелышып, берәр бәйрәмгә бару көтелә. Матур-матур киемнәрегезне алдан ук алып, күңел ачарга әзерләнегез.
 Кәҗәмөгез
Сезне йолдызлар бу атнада аеруча яратачак. Сезнең өчен иң уңышлы атналарның берсе көтелә. Күп итеп акча керү яисә яхшы сюрприз көтелә.
Сукояр
Максатларга ирешү өчен менә дигән атна. Туганнар белән дә мөнәсәбәтләрегез бик яхшы булыр. Мәхәббәткә килгәндә дә, үз сөйгән ярыгыз белән очрашу көтелә.
Балык
Балыклар өчен бу атна бик кызыклы булачак. Үзегезнең тышкы кыяфәт, имиджыгызны үзгәртү көтелә.Моңа кадәр кыюлыгыгыз җитмәгән кеше белән аралашу өчен менә дигән вакыт. Якын киләчәктә кияүдә булмаган Балыкларга тәкъдим ясау көтелә.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ