Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы-2022" конкурсының жюри рәисе Рәсимә Шәмсетдиновага Татарстанның халык укытучысы исеме бирелде

Халыкара укытучылар көне уңаеннан 4 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң талантлы мөгаллимнәрен Кремльгә чакырып котлады. Алар арасында "Мәгариф" журналы тарафыннан инде 9...

Халыкара укытучылар көне уңаеннан 4 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң талантлы мөгаллимнәрен Кремльгә чакырып котлады. Алар арасында "Мәгариф" журналы тарафыннан инде 9нчы ел рәттән оештырылган "Авыл укытучысы - 2022" конкурсының җиңүчесе Руслан Нәбиуллин да бар иде. Биредә  гомерләрен балалар укытуга багышлаган фидакарь хезмәт ияләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
 
Ике мөгаллим Татарстанның халык укытучысы, 16сы Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аларның берсе безнең журналның якын дусты, шулай ук "Авыл укытучысы - 2022" конкурсының жюри рәисе, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдиновага Татарстанның халык укытучысы исеме бирелде. Ул инде 32 ел шушы милли мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган кеше. Үзе дә Президентка мәгарифне үстерү өлкәсендә башкарган эшләре, бик мөһим проектлары өчен рәхмәтен җиткерде .

ТР Президенты сүзләренчә, республика мәктәпләрендә балаларны үз фәннәре белән мавыктыручы һәм яхшы белем бирүче талантлы педагоглар күп. Әйтик, узган уку елында Татарстанның 237 баласы бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булган, өчесе химия һәм математика буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән, ә 2 меңнән артыгы мәктәпне медаль белән тәмамлаган.
«Укытучы һөнәре – иң абруйлы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Үз хезмәте һәм шәхси үрнәге белән педагоглар киләчәгебезнең нигезен салалар. Бүген залда иң яхшылар, безнең алтын фонд: халык укытучылары, педагогик династияләр вәкилләре бар. Сез алга таба да үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен саклап калырсыз дип ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән тагын бер тапкыр котлыйсым килә. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ