Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» бәйгесе дәвам итә

Татарстан Республикасы районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редак...

Татарстан Республикасы районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы» конкурсына материалларны 20 июньгә кадәр кабул итә.

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла. Конкурста катнашучылар узарга тиешле этапларның берсе булып иҗади эш – укытучының инша-эссе язуы тора. Иҗади эш темалары конкурс шартларында алдан игълан ителде.
Педагогтан үз фикерләрен төрле характердагы әдәби иншалар аша җиткерә белүне таләп иткән бәйгеләр соңгы елларда шактый артты. Мондый төр иҗади эшләр күләме ягыннан зур булмаган ирекле композициягә нигезләнә, педагог теге яки бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерә ала. Редакция укытучылардан шактый язмалар алды, алга таба да бәйгедә иҗади һәм  һөнәри осталыгын күрсәтергә теләүчеләр тагы да булыр дип көтеп калабыз.
НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ