Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2020» конкурсы

«Авыл укытучысы – 2020» конкурсы  быел җиденче тапкыр уздырылды. Бәйге  үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәтк...

«Авыл укытучысы – 2020» конкурсы  быел җиденче тапкыр уздырылды. Бәйге  үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, милли мәгарифтәге актуаль мәсьәләләрне күтәрү,авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максатын куя. Аны «Мәгариф» журналы редакциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектәоештыра. «Авыл укытучысы» конкурсы Дәүләт Советы патронажы астында үтә.
Бәйге катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, 3 этапта уздырыла.
I этапта конкурсантлар редакция тәкъдим иткән «ТАССР оешуның 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эссе язып җибәрделәр.Редакциягә  300 дән артык эш килде.  Анда  проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;әдәби тел нормаларының үтәлүе,грамоталылык; оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилыкталәп ителде.30  эш сайлап алынды.
 Конкурсның II этабыкатнашучыларның педагогик һәм методик-оештыру осталыгын ачыклау максатын куйды. I этапта җиңүгә ирешкән 30 педагог редакция тәкъдим иткән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш иде.  Шулай итеп, редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы  III этапка узып, жюри каршындапедагогик осталыгынкүрсәтеп ачык дәрес уздырды. Нәтиҗәдә,  Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбасева Эльмира Мансур кызы бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды.
II урында – Хәсәнова Гүзәл Ирек кызы, Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы
III урында – Нургалиева Алия Илсур кызы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Шәрифуллина Ангелина Вячеслав кызы, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Шәмсетдинов Фаил Имаметдин улы, Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы
“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы, Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Заһитова Ләйлә Әзһәр кызы, Азнакай районы Әлкәй мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә – Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы
“Традицияләргә тугрылык” номинациясендә – Фәттахова Алсу Мөхлисулла кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә – Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы.
Беренче урынга -50 мең, II урынга – 30,  III- 20 мең, номинацияләрдә җиңүчеләргә -10 ар мең сум акчалата премияләр каралган. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР ДӘүләт советы Рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтов тапшыра.
«Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең
җиңүчеләре турында мәгълүмат:
ГЫЙБАСЕВА Эльмира Мансур кызы – бәйгенең абсолют җиңүчесе.
Апас районы Биеш урта мәктәбенең Югары кавлификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стаж – 18 ел.
1981 елның 30 гыйнварында Апас районы Кече Болгаер авылында туа. 1997-2002 еллар аралыгында Казан дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Хезмәт юлын Апас районы Кабык Күпер мәктәбендә рус милләтендәге балаларга татар теле өйрәтүдән башлап җибәрә.  2014 елда мәктәп ябылу сәбәпле, Биеш урта мәктәбенә күчерелә. Эш формуласы: «үз эшенә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек». Уңыш формуласы = мотивация + тырышлык + эшчәнлек өчен шартлар. Буш вакытларында тарихи, фәлсәфи  әсәрләр укырга ярата.
* * * * *
ХӘСӘНОВА Гүзәл Ирек кызы – II урын.                
Биектау районы Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы.
Педагогик стаж – 24 ел.
Хәсәнова Гүзәл Ирек кызы 1974 елның 25 нче февралендә Биектау районы Олы Кавал авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдәге 5 баланың бишесе дә укытучы һөнәрен ала. 1991 елны урта мәктәпне  көмеш медальгә тәмамлый. Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Аны 1996 елны кызыл дипломга тәмамлап, үзе укыган мәктәпкә математика укытучысы булып кайта.
****
НУРГАЛИЕВА Алия Илсур кызы – III урын.
Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы.
Педагогик стаж – 1 ел.
23 яшь. Арча районы Шушмабаш авылында яши. 2019 елда Казан Федераль Университетының Александр Михайлович Бутлеров исемендәге Химия институтының бакалавриат бүлеген тәмамлап, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенә химия укытучысы булып эшкә кайта. Бүгенге көндә Казан Федераль Университетының Психология һәм мәгариф институтында магистратура бүлегендә 2 нче курста укый. Төп максаты – укучыларда химия фәненә мәхәббәт, кызыксыну уяту. Авыл мәктәбендә эшләве белән горурлана.
* * * * *
ШӘРИФУЛЛИНА Ангелина Вячеслав кызы – «Балаларга мәхәббәт» номинациясендә.
Учитель русского языка и литературы МБОУ “Поисевская СОШ”.
Педагогический стаж – 5 лет.
За 5 лет педагогической работы у неё есть не мало достижений, но гораздо ценнее видеть успехи учеников. Так, у неё есть олимпиадники районного и республиканского уровней, обладатели дипломов III степени и лауреаты за участие в республиканской научно-практической конференции; дети, получившие награды за выразительное исполнение произведений. Чтобы поспеть за своими учениками, она активно участвует в конкурсах и грантах разного уровня, например, победитель республиканского гранта «Наш новый учитель – 2016»,  обладательница 3 места районного этапа республиканского конкурса «Красивая школа – 2018», лауреат муниципального этапа республиканского конкурса «Учитель года – 2019», имеет 1 место в районном конкурсе «Учитель-словесник».
****
ШӘМСЕТДИНОВ Фаил Имаметдин улы – «Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә.
Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы.
Педагогик стаж – 24 ел.
Югары квалификацияле укытучы. 2016 елда “Учитель мастер” республика гранты җиңүчесе. “Ел укытучысы – 2018”  район этабы бәйгесе лауреаты. Үз алдына  укучыларның физик сәләтләрен үстерү генә түгел, ә үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыруны  максат итеп куя. Нәтиҗәле эшнең мисалы итеп 2017, 2019 елларда әзерләгән хезмәтләре белән “Рождественские чтения”  фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашып лауреат булуларын күрсәтеп була. Шулай ук 2016 елда “Спорт-альтернатива пагубным привычrам” акциясендә  “Спорт в жизни Л.Н. Толстого” фәнни-тикшеренү эше белән җиңү яулаулары  шуның мисалы. Моннан тыш укучылары олимпиадаларда,  дзюдо, самбо, билбау көрәше, бадминтон, чаңгыда узышу буенча район һәм республика призерлары һәм җиңүчеләре.
* * * * *
ШӘРИПОВА Гөлия Мәгъсүм кызы – «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә.
Әгерҗе районы Л. Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стаж – 35.
Казан дәүләт университетын тәмамлап, туган авылы Девәтернәгә эшкә кайта. “Авыл укытучысы – 2020” бәйгесендә беренче  тапкыр катнаша.  Районның 25 укытучысы арасыннан 3 нче этапка килеп җитүе аның өчен көтелмәгән булган. Үзе кебек авыл укытучылары  белән танышып, бәйге барышында дуслашуга бик шат. Бу бәйгедән ул үзенең авыл укытучысы булуына тагын бер тапкыр горурланып кайткан.
ЗАҺИТОВА Ләйлә Әзһәр кызы – «Предметка мәхәббәт» номинациясендә.
Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбе филиалы – Әлкәй төп мәктәбенең Беренче  квалификация категорияле. башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Педагогик стаж – 31 ел,
1970 елның 5 гыйнварында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туган. 8 нче сыйныфны тәмамлагач Минзәлә педагогия училищесында 4 ел укый. 1989 елда юллама белән Азнакай районы Әлкәй урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килә.  1990-1994 елларда  читтән торып Чаллы Дәүләт пединститутының педфагын тәмамлый. Мәктәптә 6 ел профсоюз оешмасын җитәкли. “Профсоюзный корреспондент” исемле республика конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнә. Район газетасында мәктәпнең юбиляр укытучылары турында мәкаләләре  даими чыгып килә. Узган чакырылышта авыл советы депутаты була. Авылда бәйрәмнәр, Сабантуйлар алып бару да аңа йөкләнә.  Төрле конкурсларда даими катнаша.  Азнакай район Мәгариф идарәсе, Азнакай районы башлыгы грамоталарына ия.
* * * * *
 ГЫЙЛМУЛЛИНА Чулпан Зөлфәт кызы – «Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә.
Актаныш районы Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы.
Педагогик стаж – 27 ел.
Казан дәүләт педагогика институтының математика,  информатика бүлеген тәмамлаган. Үз фәне белән укучыларны кызыксындырырга һәм заманадан артта калмаска тырыша. Укучылары татар телендә ясалган видеороликлар конкурсларында  республика күләмендә уңышлар яулый. Үзе дә профессиональ конкурсларда актив катнаша, газета-журналларда мәкаләләре басылып тора. Информатикадан бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, үз юлын дәвам итүче дистәләгән укучылары белән горурлана. 2012 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы, 2019 елда ТРның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” Күкрәк  билгесе белән бүләкләнә, “Безнең иң яхшы укытучы” грантына лаек була. 19 ел буе директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
ФӘТТАХОВА Алсу Мөхлисулла кызы – «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә.
Кукмара районы, К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы.
Педагогик стаж – 8 ел.
1989 елның 15 гыйнварында туган. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Белгечлеге буенча татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы. Укуын тәмамлагач, 1 ел Казан мәктәбендә татар теле укыта. Аннан соң авылга кайтып, башлангыч сыйныф укучыларына инглиз теленнән белем бирә. Хәзер инде өлкәнрәк сыйныфларда да укыта. Укучылары һәр ел саен мәктәп, район олимпиадаларында, инглиз теленнән төрле конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Үзе 2018-2019 уку елында “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы лауреаты.
* * * * *
ФӘХРТДИНОВА Дилбәр Нәкыйф кызы – «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә.
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбендә  математика фәне укыта.
Педагогик стаж – 29 ел.
1991 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлап Мөслим районының Октябрь урта мәктәбенә эшкә кайта. Анда 7 ел эшләгәннән соң, кияүгә чыгу сәбәпле, Метрәй авылына күченеп, шундагы урта мәктәптә укыта башлый. 2015  елда, мәктәп башлангыч мәктәпкә әйләнә. Һәм ул эшен Күбәк урта мәктәбендә дәвам итә. Заманадан артта калмый: яңа технологияләрне куллана, төрле конкурсларда катнашырга вакыт таба. 2017 елда “Өлкән укытучы” грантына ия була. 2016 елда “Авыл укытучысы” конкурсында “Предметка мәхәббәт” номинациясендә җиңеп чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ