Логотип Магариф уку
Цитата:

Авырткан җирдән кул китми

Авырткан җирдән кул китми, яраткан җирдән күз китми, ди халкыбыз. Бу мәкальне газиз телебез уңаеннан да әйтеп була. Телебезнең бүгенге хәле, мәктәпләрдә укытуның торышы кемнәрне генә борчымый икән?! Ә...

Авырткан җирдән кул китми, яраткан җирдән күз китми, ди халкыбыз. Бу мәкальне газиз телебез уңаеннан да әйтеп була. Телебезнең бүгенге хәле, мәктәпләрдә укытуның торышы кемнәрне генә борчымый икән?! Әле кичә генә  башкалабызның бер мәктәбенә шылтыраткан идем. Татар теле укытучысы белән сөйләштем. Еламый гына бәгырькәем: «Өч-дүрт ел элек кенә безнең коллективта 23 татар теле укытучысы иде. Хәзерге вакытта бишәү калдык. Предмет-фән буларак та калдырмадылар бит. Ата-аналар ихтыярына, сайлап алуына  калдыргач, алга таба да кимергә мөмкин», – дип аһ орды ул.
   Ни кызганыч, илебезнең башка милли республикаларында да  шушындый аяныч хәл. Әлеге хәлдән чыгу юлын табып, милли мәгарифләрнең хәлен җиңеләйтеп, элек кулланышта булган уңай тәҗрибәләрне бүген дә дәвам итеп булмасмы дип, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә бүген башкалабызда «XX гасырда һәм XXI гасыр башында милли регионнарда тел вазгыяте һәм тел мохите» дигән халыкара конференция уздыра. Конференциядә илебез белгечләреннән тыш Азәрбайҗан, Финляндия, Үзбәкстан, Украина, Казахстан галимнәре дә катнаша. Чит ил вәкилләре, нигездә, дистанцион рәвештә чыгыш ясый.
Рәшит МИНҺAҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ