Айрат Хәмитов: «Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә илкүләм әһәмияткә ия булган иҗади проектларга ярдәм итү өчен грантлар бирү турындагы күрсәтмәгә кул куйды. Грант  яулаган  коллективлар арасында  өч Татарстан коллективы да бар. Шуларның берсе — “ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле” бюджеттагы мәдәният учреждениесе. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашуга әлеге проектны әзерләүгә күп көч сарыф иткән белгечләр: дәүләт учреждениесе директоры Юрий Жуков, җыр һәм бию ансамбленең сәнгать  җитәкчесе, Росия Федерациясенең атказанган артисты Айрат Хәмитов, ветеран биючеләр — Татарстанның халык артистлары, педагог-репетитор Ләйсән Хәмитова, Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка колледжы педагогы  Равил Габдрахмановлар килде.

-Әлеге проект нигезендә без татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен “Мирас” дип исемләнгән  мультимедиалы белем бирү программасы оештырдык, — диде  Юрий Леонидович, каләм әһелләрен проектның асылына төшендереп. – Проектта татар милли хореографиясенең нигезен һәм үзенчәлекләрен ачып бирә торган мастер-класслар куелган. Шулай ук проектта сез Дәүләт архивындагы  һәм Татарстан җыр һәм бию ансамбле фондындагы  язмаларны таба аласыз.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовның  чыгышы журналистлар күңеленә аеруча хуш килде.

— Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер кебек, — диде сәнгать әйдәманы.  —  Кайвакыт, татар биюе тапшырган могҗизаны ноталарга язып та, бию хәрәкәтләре аша да күрсәтергә мөмкин түгел. Аның берничә буын музыкантлары, балетмейстерлары һәм биючеләре  уникаль характерлы милли образларны  өйрәнү, саклап калу һәм киләчәккә тапшыру өчен дистә еллап гомерләрен багышладылар. Ансамбльнең “Алтан Фонды”н  танылган композиторлар, рәссамнар һәм фольклорчылар һәрдаим баетып торды. Безгә халык музыкасы, биюе һәм костюмнары буенча тәҗоибә тупларга киләләр.

47 ел сәхнә тоткан мәшһүр биюче Равил Габдрахманов әйткән сүзләр дә күпләребезне уйга салырлык иде.

—  Җырны, — диде ул, — дуслар белән бергә дә, ялгыз калгач та башкарып була. Ә менә биюне бары тик, нигездә, бәйрәм тантана иткәндә генә, бергә чакта гына биергә мөмкин. Шуңа күрә сез татар биюеннән һәрвакыт  яшь  егетнең йөрәк ялкыныннан оялган татар кызының керфек кагышын, чишмә сулары белән мөлдерәмә тулы чиләкләрнең  моңлы җырын, әнкәйләрнең  бишек моңын, болын-кырларның язын шаулап чәчәк атуын, милли бәйрәмнәрнең  гүзәл аһәңен тоярсыз. Татар биюе милләткә яшәргә дәрт бирүче зур көч ул.

Осталар сөйләгәннәр мәйдан уртасына чыгып, имән идәннәрне бөгәрлек итеп биегән чакларны  хәтергә төшерде. Шунысы сөенечле: татар бәйрәм иткәндә, мәйданнарда һаман да җыр белән бергә бию көе яңгырый, халкыбыз,  хәзер дә сер бирмичә,  ут чыгарып бии башлый. Бергә булыйк!

                                                                                              Ирек НИГЪМӘТИ
«Татар-информ» фотосы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.