Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда сувенирлар йорты ачылды

Үзешчән сәнгать өлкәсен аласыңмы, куллары алтын осталарнымы... Менә шушы соңгылары иҗатын туплап, бүген шәһәр музее янәшәсендә “Азнакай сувенирлары” йорты ачылды.–Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан...

Үзешчән сәнгать өлкәсен аласыңмы, куллары алтын осталарнымы... Менә шушы соңгылары иҗатын туплап, бүген шәһәр музее янәшәсендә “Азнакай сувенирлары” йорты ачылды.




–Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, кара алтынлы, игеннәре күкрәп үскән, иң төп байлыгы – тырыш, уңган кешеләре булган Азнакайны кунаклар, туристлар үз итә, алар ел дәвамында  бирегә эзне суытмый, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны ачу тантанасында. – Менә бүген ишекләрен ачкан йортта аларга үзләре белән Азнакайның “бер кисәген” алып китү мөмкинлеге дә туды. Күреп торасыз, осталарыбыз куллары сувенирларның ниндиләрен генә иҗат итмәгән: җирлегебезнең иң матур урыннары төшерелгән элмәләр, картиналар, курчаклар, сыннар, милли чигүле киемнәр, нәкышле йорт-кирәк-яраклары... Аларның һәркайсы җирлегебез турында искә төшереп, истәлекләрне яңартып торыр. Шунысын әйтергә кирәк, биредә һәркем үз иҗатын тәкъдим итә ала. Авыл йорты рәвешендәге зәвыклы биналы иткән “Татнефть”кә рәхмәтебезне җиткерәм,  уңган-булган райондашларыбызга тагын да иҗади уңышлар телим!

Сүзне дәвам иткән азнакайлылар сувенирларыбызның чит илләрдән килгән кунакларның да үз итүен, аларның хәтта Америка, Австралия кебек башка континентларга кадәр барып җитүен горурлану белән сөйләделәр. Ә инде үзебезнең район белән хезмәттәшлек иткән Төркия, Белоруссия, Санкт-Петербург шәһәре турында инде әйтәсе дә юк.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ