Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген «Гаилә тарихында - гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды

Кичә парлылар Халыкара гаилә көнен билгеләп үтсә, ә бүген бәйрәм уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Гаилә тарихында - гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» дип ат...

Кичә парлылар Халыкара гаилә көнен билгеләп үтсә, ә бүген бәйрәм уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Гаилә тарихында - гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» дип аталган Татарстанда бик кирәкле, күркәм проектларның берсе – Шәҗәрә фестиваленә нәтиҗә ясадылар. Фестиваль 2019 елда «Гаилә тарихында - гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» шәҗәрә бәйрәме проекты буларак башланып киткән. Ул Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты инициативасы белән оештырыла. Быел бу проект Шәҗәрә фестивале дип үзгәртелә.
Шәҗәрә фестивале муниципаль, зона һәм республика этапларында үткәрелә. Фестиваль программасы конкурсларның 2 блогын үз эченә ала:
– әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе;
– «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым!» конкурсы. Аның барышында һәр командага үзенең шәҗәрәсен матур концерт номеры белән тәкъдим итә һәм милли костюмнар күрсәтергә кирәк була.
Быел зона этабы 5 апрельдән 13 апрельгә кадәр Чирмешән, Яңа Чишмә, Тукай, Саба районнарында, Яшел Үзән, Казан шәһәрендә узды. Барлыгы 36 район һәм шәһәр округларыннан 36 гаилә, шул исәптән Казан шәһәреннән 6 гаилә катнашкан.

Нәсел шәҗәрәсе фестиваленең республика этабында 6 гаилә командасы чыгыш ясады һәм гаилә зона этабында җиңүче дип Малыхиннар гаиләсе, (Бөгелмә муниципаль районы), Әмирбәковлар гаиләсе, (Алабуга муниципаль районы), Газыймовлар гаиләсе, (Яңа Чишмә муниципаль районы), Ахунҗановлар гаиләсе, (Саба муниципаль районы), Латыйповлар гаиләсе (Буа муниципаль районы), Дыкиннар гаиләсе, (Казан шәһәренең Вахитов районы) дип табылды. Нәкъ менә әлеге алты гаилә бүген призлы урыннар өчен көрәште. Жюри әгъзалары, тамашачы хәйран калып аларның бик тә әзерлекле, театраль  чыгышларын карады, бирелеп конкурсантларның гаилә шәҗәрәсе белән танышты. Шулай итеп беренче урынга Саба районыннан Ахунҗановлар гаиләсе лаек булды. Икенче урын Буа районыннан Латыйповлар гаиләсенә бирелде. Бөгелмә районы данын яклап чыгыш ясаган Малыхиннар гаиләсе өченче урынга ия булдылар.


Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тәбрикләде. «Шәҗәрә фестивале гаилә традицияләрен саклауга, туганлык элемтәләрен ныгытуга, үз халкының һәм бөтен Татарстанның тарихын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Шунысы куанычлы: проектта катнашырга бик күп гаилә теләк белдерде. Аның популярлыгы елдан-ел арта.  Дүрт  ел эшләү дәверендә анда республиканың 43 районыннан 162 гаилә катнашты. Бик мөһим, алар барысы да үз гаилә тарихын кадерләп саклыйлар. Гаиләнең безнең тормыштагы әһәмияте бәяләп бетергесез. Чын күңелдән фестивальдә катнашучыларны һәм залда утыручыларны Халыкара гаилә көне белән котлыйм. Нәкъ менә бүген Шәҗәрә фестиваленең йомгак өлешен шушы күренекле датага туры китереп оештырдык», – диде ул.


Нәсел шәҗәрәсе фестиваленең җиңүчеләрен дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, киләсе елда фестивальнең юбилее уңаеннан, бәйрәм төрле милләттән булган гаиләләр белән тагы да югарырак дәрәҗәдә оештырылачак. Мондый көчле, үз традицияләренә тугры калучы шәп гаиләләр булганда, безгә бернинди санкцияләр дә комачау итми,  диде фестивальнең төп оештыручысы.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ