Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген керәшен биюе буенча мастер-класска килегез

20 сентябрьдә 17.00 дә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер...

20 сентябрьдә 17.00 дә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер-классны Казан мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак.
Чара барышында артистлар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алачак. Чарага керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021  елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында,  башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ