«Бәхет орлыгы»н эзләп тапкан язучы–мөгаллимә

Россия Президенты 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. Бу җәһәттән, бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Нурзия ханым Мирхазова – үз һөнәренең бар нечкәлекләрен дә белгән тәҗрибәле педагог, Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә аның 35 елдан артык игелекле педагогик стажы бар.Мәктәптә укыганда ук,  әдәбият һәм сәнгатькә омтылган Нурзия Рәшит кызы балалар өчен берсеннән-берсе матур, тәрбияви шигырьләр, мавыктыргыч хикәяләр иҗат итә. Ул әсәрләрендә үзе белгән, үзенә бик тә якын булган әхлак тәрбиясен яктырта, татар халкының гасырлар дәвамында сыналган йолалары, гореф-гадәтләре сакланып калуга зур әһәмият бирә.

Туган ягының гүзәл табигатен күреп, сокланып, саф чишмә суларын татып, мәктәп елларын, студент елларын артта калдырып, ә бүген гомер тавының байтагына күтәрелгән, шулай булуына да карамастан балачак хатирәләрен бүгенгедәй хәтерендә саклаучы Нурзия Мирхазованың һәр китабы тәрбияви дисәм, һич ялгышмам. Педагог-язучы берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле китаплар иҗат иткән. Аларның исемнәре дә бик отышлы, үзләренә тартып тора: «Серле рәссам», «Ана хисе», «Бүләк», «Уяну», «Гөлбакча», «Бәхет орлыгы» һ.б.

«Бәхет орлыгы» китабының яшь чикләве дип 0+ тамгасы куелуына да карамастан, мин, китапханәче буларак, китапны киң катлам укучыларга тәкъдим итәр идем. Аңарда урын алган хикәяләр белән танышканнан соң сабыйлар гына түгел, мәктәп укучылары, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да бик күп сорауларга җавап таба алачак. Матур бизәкләр белән беррәттән бөек халкыбызның халык авыз иҗаты, бәһасез җәүһәрләре, ата-бабаларыбызның алтынга тиң сүзләре, әйтемнәре, сынамышлар, мәкальләр укучыны, тирә-юнь белән таныштырудан тыш, уйландыра, мавыктыра. Алар баланың аң үсешен, фикерләү дәрәҗәсен арттыруга зур этәргеч бирә. Томанның җыеп алынмавын, бер чиләк көлнең – ике чиләк уңышка тиң булуы, җирнең пешүе, «җәяүленең сукмагы җиде булса, атлының юлы бер генә» булуы, «җиргә төшкән тук орлыкның шытмый калмавы», «юмарт кулда байлык бетмәве» һ.б. төшенчәләрдә күпме мәгънә ятуына хәйран каласың. Өлкән буын – ата-бабаларыбызны, татар гаиләләрен җир йөзендә иң үрнәк, уңган, юмарт, тапкыр итеп тасвирлавы – тагы да отышлы, күркәм гамәл.

Нурзия Мирхазова иҗатының янә бер үзенчәлеге –  матурлыкны мизгел эчендә күрә һәм шат елмаю аша дөньяны танып белергә ярдәм итә белү. Әйтик, «Тургайлар, былбыллар матур җыр суздылар, җил улы, аларга кушылып, кубызда, чикерткәләр скрипкада уйнады, алтын башаклар, шуларны мактый-мактый, җилдә тирбәлде», –  дип бары Нурзия ханым гына яза ала торгандыр.

Гомумән, «Бәхет орлыгы» китабы әти-әни, әби-бабай киңәшен тоткан, аларны хөрмәт иткән, туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә игътибарлы булган, күпне белергә теләгән һәрбер баланы табигать мәктәбенә дәшә. «Файдалы киңәшләрне беркайчан да хәтереңнән чыгарма, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт белән кара, аларны сакла, дәвам ит, күңел матурлыгыңны югалтма», – дип киңәш бирә автор.

«Бәхет орлыгы» дип исемләнгән тәрбияви чарадан шәһәребезнең 33 нче урта мәктәбендә белем алучы 8 нче сыйныф укучылары бәхетле киләчәккә илтүче юлның авыр булмавын, ә бары тик үзеңнең тырышлыгыңнан торуын аңлап, Нурзия апаларына рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Резедә ГАЛИЕВА, 37 нче балалар китапханәсе мөдире

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.