Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетле һәм аянычлы язмыш

Революциягә кадәр дөнья күргән «Мәктәп» журналының дәвамчысы буларак, 1918 елда «Мәгариф» журналы чыга башлый. Ул Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән гыйльми үзәк каршында нәшер ителә. Узган гасырның 20 нче...

Революциягә кадәр дөнья күргән «Мәктәп» журналының дәвамчысы буларак, 1918 елда «Мәгариф» журналы чыга башлый. Ул Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән гыйльми үзәк каршында нәшер ителә. Узган гасырның 20 нче елларында бөтен мәдәни тормышның үзәге булып торган әлеге бас­маның мөхәррирләре арасында таныл-
ган галим һәм җәмәгать эшлек­лесе Гаяс Максудов исеме аерым урын алып тора.
Гаяс Максудов 1891 елда Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында Гыйсаметдин мулла гаиләсендә туа. Биш-алты яшендә үк ул әти-әнисеннән хәреф танырга өйрәнә һәм кечкенәдән үк китап укырга һәвәс булып үсә. 1904 елда аны, укуын дәвам итү өчен, Югары Кибәхуҗадан 40 чакрымдагы Кышкар мәдрәсәсенә илтеп урнаштыралар. Сүз уңаеннан, Кышкар мәдрәсәсе – татар милләте өчен язучы һәм журналистларны күпләп тәрбияләп биргән уку йорты, шул исәптән биредә Гаясның бертуган энесе –танылган татар язучысы Мәхмүд Максуд та белем алган.

Белемгә сусаган, дөньяны күбрәк күрергә омтылган егет Кышкарда озак тоткарланмый, Оренбургка юл тота. 1905 елның көзеннән ул биредәге «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала башлый, тырышлыгы белән таныла, бигрәк тә математика дәресләреннән яхшы өлгерә. Шуны исәпкә алып, уку елының икенче яртысында аны интернатта бушлай торучылар исемлегенә кертәләр.
1905 елгы революция тәэсирендә «Хөсәения»дә шәкертләр хәрәкәте шактый көчәеп китә. Шәкертләр мәдрәсә администрациясе алдына байтак таләп­ләр куя. Идарә ул таләпләрне тулысынча канәгатьләндермәгәч, шуңа протест йөзеннән, 1907 елда кырыклап шәкерт мәдрәсәне ташлап чыга. Гаяс бу хәрәкәтне башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр оешкан рәвештә хәзерге Әгерҗе районы Иж-Бубый авылындагы мәдрәсәгә барып керәләр. Мәдрәсә, авыл җирендә булуга карамастан, төрле фәннәр, рус теле һәм башка телләр укытылу ягыннан заманына күрә бик алдынгы санала. Нәкъ менә шушында Гаяс шәхес буларак формалаша. Ул инде милләткә хезмәт итеп, зур эшләр башкарырга, моның өчен математика мөгаллиме булырга карар кыла. Моның өчен, әлбәттә, мәдрәсә белеме генә җитми. 1909 елда 18 яшьлек татар егете, Кара диңгезне кичеп, Төркиягә барып җитә, Истанбул шәһәрендәге лицейларның берсенә укырга керә. Лицейда укыганда ук, Европада белем алу турында хыяллана. Лицейны тәмамлау белән Бельгиянең Льеж университетына барып керә. Ләкин әлеге уку йортын тәмамлый алмый: Беренче бөтендөнья сугышы башлана, шәһәрне немецлар оккупацияли. Гаяс Бельгиядән китәргә мәҗбүр була. Ләкин сугыш һәм революция аркасында туган илгә кайта алмый, кире Истанбулга китә һәм анда, университет тәмамлап, лицейда һәм укытучылар семинариясендә математика укыта башлый.
Чит илләрдә зур белемнәр туплаган егет Россиягә 1919 елда гына әйләнеп кайта ала. Әле анда да Одессага кадәр генә. Ул биредәге татар мәктәпләренең берсенә мөдир булып урнаша. 1920 елның июнь аенда Мәскәүгә кайта. Аннан озакламый Гаясны Казанга җибәрәләр. Бу – нәкъ Татарстан автономияле рес-
публикасы төзелгән чор була.
Ул фикердәше Галимҗан Ибраһимов белән Татарстан АССР мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәген оештыруда катнаша, 1922 елдан башлап аның җитәкчесе була. Шулай ук Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә матбугат бюросы башлыгы, «Кызыл Армия» газетасының вакытлы редакторы, Шәрык академиясе каршындагы эшчеләр факультетын оештыручы һәм аның мөдире; Татарстан Мәгариф комиссариатында тәрҗемәчеләр секторы башлыгы.
Галимҗан Ибраһимов белән бергә ул, «Мәгариф» журналын совет чорында яңадан оештырып җибәрүче буларак, күп хезмәт башкара. Журналның башлангыч чорында берничә ел буена аның җаваплы мөхәррире була. Бу вазифаны 1921 елдан 1925 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта Г. Максудов – мәгариф темасына язылган күпсанлы хезмәтләр авторы да. Аның педагогика, методика, мәгариф системасы, әдәби тел, орфография һ. б. темаларга караган күп мәкаләләре популярлык казана.
Журнал мөхәррире булу математика белгече Гаяс Максудовны мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлык мәсьәләләр белән дә актив шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, ул Гыйльми үзәктә терминология комиссиясе рәисе вазифасын үз өстенә ала. Әлеге комиссия җитәкчесе буларак, аның иң беренче эше элек бездә кулланып килгән цифрларны хәзерге һәм барлык халыклар өчен уртак гарәп цифрлары белән, ә математика, физика, химия һ. б. фәннәрдә кулланыла торган тамгаларны латин хәрефләре белән алмаштыру була. Аннары ул, гомумән, гарәп графикасын латинныкы белән алыштыру идеясе белән чыга. Бу мәсьәлә башта мәгариф хезмәткәрләре катнашындагы утырышка куела, анда Гаяс Максудов
доклад ясый. Бу доклад 1921 елда «Мәгариф»нең 1 – 2 нче саннарында басылып та чыга. Шулай итеп, Гаяс Максудов тарихка татар графикасын «Яңалиф»кә алыштыру инициаторы буларак кереп калды. Ул җитәкләгән «Мәгариф» журналы исә шушы зур эшне тормышка ашыруда төп лаборатория ролен үти.
Озакламый терминология комиссиясенең икенче зур хезмәте – математика терминнары эшләнә. Бу уңай белән фикер алышу тамгалар, терминнар мәсьәләсе белән генә чикләнеп калмый, гомумән, татар әдәби теле һәм аның компонентлары турында сөйләшү төсен ала. Гаяс Максудов үз чыгышларында иң җитди мәсьәләләрне алга сөрә. Телдә «саф татарчалык» ягында торучылар, мәсәлән, татар әдәби теленә башка телләрдән сүзләр алуга каршы була. Алар карашынча, халык телендә йөреп тә, моңарчы әдәби телгә кермәгән сүзләр, шулай ук борынгы татар телендә булып та, хәзер онытылган сүзләр, (мәсәлән, мөдир урынына – узаман, секретарь урынына – язгын, документ урынына – бөти) гражданлык алырга тиеш. «Мәгариф»нең шул елдагы 3 – 4 нче саннарында Гаяс Максудов, боларга җавап рәвешендә, «Караш аермалары» дигән мәкаләсен урнаштыра. Мәкаләдә фәнни тамгалар мәсьәләсенең гомумән язу, бигрәк тә тел мәсьәләсенә катнашы юклыгы әйтелә, «катгый ихтыяҗ аңлашылып җитсә, язу өчен дә латинча алырбыз, бу – киләчәк өчен бер хәзерлек булыр», диелә.
Татар әдәби теленең ничек булырга тиешлеге мәсьәләсенә тукталып, Г.Максудов бер генә культуралы телнең да үз сүзләре белән генә чикләнеп кала алмавын әйтә. Гаяс Максудов чыгышлары, нигездә, «Әдәби һәм фәнни бөтен бер татар теле»нең төп принципларын аңлатуга, киң массага аңлаешлы татар әдәби теле булдыру юлындагы практик чараларга багышланган. Ул әдәби телнең башка телләр йогынтысыннан изоляция­ләнгән булуын мөмкин дип санамый. Телебезгә халыкара сүзләрнең һаман күбрәк керә барачагын, рус һәм башка халыклар теле йогынтысын да таный.
Гаяс Максудовның ул чордагы актив эшчәнлеге таң калырлык. Ул, төп эшләреннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының математика факультеты профессоры И.Гагаев җитәкчелегендә аспирантура үтә, «Дифференциаль тигезләмәләрне академик Чаплыгын ысулы белән якынча интегральләштерү» дигән темага кандидатлык диссертация­сен яклый. Бу хезмәт чит ил журналларында да басылып чыга. Фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәле Гаяс Шәрык педагогия институтында, Казан төзүче инженерлар институтында, Казан дәүләт университетында математикадан дәресләр бирә. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: ул Казан дәүләт университетында һәм аның физика-математика факультетында совет, Мәгариф эшчеләре союзы президиумы әгъзалары, фән эшчеләре секциясе рәисе, «Татарстан» газетасында редколлегия әгъзасы, Татарстанны өйрәнү һәм Татар педагогия җәмгыятьләрендә рәис урынбасары, Казан шәһәр Советы әгъзасы... Аның татар урта мәктәпләре өчен бастырып чыгарган алгебра һәм тригонометрия дәрес­лекләре, оригиналь хезмәт буларак, үз вакытында тиешенчә бәяләнде һәм Татарстан математика тарихында билгеле урынны алды. «Кыскача алгебра дәресләре» (1923), «Алгебра дәресләре» (1929), «Туры сызыклы тригонометрия» (1929) дәреслекләре заманында зур популярлык казана.
1929 елда Гаяс өстендә «кара болытлар» куера башлый. Аны педагогия институтында солтангалиевчеләр төркеме оештыруда, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Эш шунда ки, ул, 1923 елда 15 күренекле шәхес арасында Мирсәет Солтангалиевне яклап, Мәскәүгә хат язган була, соңрак язылган хатларга да кул куя. Шушыларны искә алып, ул партиядән куыла, эшсез кала.
Эзәрлекләүләрдән качып, Гаяс Максудов 1936 елда Үзбәкстанга китә, Сәмарканд университетында укыта башлый. Ләкин Сталин шымчылары аны бик тиз табалар, ул «русларга карата нәфрәт тудыруда» гаепләнә һәм 1937 елның 13 ноябрендә ун елга хөкем ителә. 1942 елда төрмәдә вафат була. Бары 1968 елда гына аклана.
Татарлардан математика буенча беренче фән кандидаты, «Яңалиф» графикасын гамәлгә куюда башлап йөрүче, «Мәгариф» журналының совет чорындагы күренекле баш мөхәррире Гаяс Максудов – минем авылдашым да әле. Ул эчеп үскән чишмәләрнең шифалы суын татып, ул басып узган сукмаклардан атлавым белән чиксез горурланам!
Васил ГАРИФУЛЛИН,

КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Фото: ВикипедиЯ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ