Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларына гаризалар кабул итү туктатылды

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчасына гариза бирү һәм аның статусын тикшерү мөмкинлеге вакытлыча туктатылды. Хәзер моны читтән торып дәүләт хезмәтләренең федераль п...

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчасына гариза бирү һәм аның статусын тикшерү мөмкинлеге вакытлыча туктатылды. Хәзер моны читтән торып дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша гына эшләргә мөмкин.
Моннан тыш, гаризалар яшәү урыны буенча мәгариф бүлегендә яки күп функцияле үзәктә кабул ителә.
Гаризада балалар бакчасына йөри башлауның теләгән датасын күрсәтергә кирәк. Әлеге датага балага ике айдан да ким һәм 8 яшьтән дә күп булмаска тиеш. Шулай ук йөрергә теләгән балалар бакчаларын, төркемдә булу режимын һәм аның юнәлешен күрсәтергә кирәк.
Исәпкә куелганда гаризага шәхси номер бирелә. Урыннар балалар бакчасына йөри башлауның гаризада күрсәтелгән датасына нигезләнеп бүленә. Кабул итү вакыты җиткәнче чиратның позициясе күрсәтелми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чыганак: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ