Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар каникулда да агач клонлаштыра

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 9–10 нчы сыйныф укучылары, җәй буе  җиң сызганып, лаборант Анжела Эгамбердиева белән берлектә мәктәптәге биолабораториядә эшләргә ниятлиләр. Биредә алар, у...

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 9–10 нчы сыйныф укучылары, җәй буе  җиң сызганып, лаборант Анжела Эгамбердиева белән берлектә мәктәптәге биолабораториядә эшләргә ниятлиләр. Биредә алар, усак, каен агачларын күпләп клонлаштырып, урманнарны торгызуга  саллы өлеш  кертә.   Узган ел да җәен лабораториядә, теплицада  эш бер генә көнгә дә туктап тормаган.  Теплицадан 100 меңнән артык агач чыгарып утыртканнар. Быел исә икеләтә күбрәк  буласы икән.  Биолабораториядәге киштәләрдәге йөзләгән кечкенә банкаларда үсүче үсемлекләр алар карамагында.  Тик аларның берсе дә  кара туфраклы җирдә дә, ачык һавада да түгел, ә төрле микро, макротозлар, витаминнар кайнатып ясалган гельсыман аксыл, туклыклы җирлектә, вакуумда үсәләр.  Тамыр җибәргән агачларны теплицага – торфлы җиргә  чыгаралар.   Бөтен технология төгәл саклана, шуңа күрә дә алар үстергән агач үсентеләренә бактерияләр, гөмбәчекләр куркыныч янамый.

– Без биолабораториядә ул ачылганнан бирле эшләдек. Монда бик күп нәрсәгә өйрәндек, бу безгә үзе бер олы мәктәп булды. Киләчәк хыялларыбыз да   әлеге биолабораториягә барып тоташа,–  диләр   11нче  сыйныф укучылары Залина Сәитова, Айсылу Зәкиева, Рәилә Әхмәтшиналар, чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, Әлмәт нефть институтына биотехнологияләр юнәлешенә укырга керәчәкләренә басым ясап.
Клонлаштырып агач үстерү кайчандыр чынга ашмас хыял булып тоелса да, бүген инде аның чынбарлык булуын үз күзләребез  белән күрәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ