Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга гарәп теле өйрәтәчәкләр

Җәй күңелле ял вакыты гына түгел, башка телләр өйрәнү мөмкинлеге дә. Һәрхәлдә, башкалабыздагы Мәрҗани мәчете каршысында (Каюм Насыйри урамы, 20 йорт) 7-9, 10-12 яшьлек балалар өчен «Fatiha Arabic» җәй...

Җәй күңелле ял вакыты гына түгел, башка телләр өйрәнү мөмкинлеге дә. Һәрхәлдә, башкалабыздагы Мәрҗани мәчете каршысында (Каюм Насыйри урамы, 20 йорт) 7-9, 10-12 яшьлек балалар өчен «Fatiha Arabic» җәйләве (җәйге лагере) оештырырга җыенучы туташларыбыз шулай исәпли.

Татар дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, мөгаллимлек белән шөгыльләнүче туташларыбыз – Ләйсән Хәсәншина, Диана Насыйрова, Алина Гайнанова былтыр Иске таш мәчеттә кичен өлкәннәр өчен тел өйрәнү курслары оештырган булган инде. Инде быел балаларны укытмакчылар. 5 июльдән 16 июльгә кадәр ике сменада, өчәр сәгать тел нигезләре бирмәкчеләр (беренче смена тугыздан уникегә кадәр, икенче смена көндезге бердән дүрткә хәтле).

-  Урамда тырай тибеп, юкны бушка аударып йөргәнче Коръән телен үзләштерә башласалар, яхшырак булыр. Күңелле уеннар, кызыклы конкурслар оештырылачак, бүләкләр дә булыр. Гарәп теле мохитенә «чумып», өммәттәшләребез тормышыннан шактый кызыклы нәрсәләр белерләр. Һәр тел – яңа бер дөнья ул, – диләр мөгаллимәләр. Укуын дәвам итәргә, күбрәк белергә теләгәннәр дүрт атналык курсларга да языла ала икән.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ