Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балам инвалид дип, аны өйдә кочаклап утырырга кирәкми!»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны дөнья күрде. Яңа санның төп геройлары – Кукмара районы Кәчимир авылында яшәп ятучы Степановларның гыйбрәтле язмышы белән танышабыз. Егерме биш елдан артык гом...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны дөнья күрде. Яңа санның төп геройлары – Кукмара районы Кәчимир авылында яшәп ятучы Степановларның гыйбрәтле язмышы белән танышабыз. Егерме биш елдан артык гомерен балалар бакчасына йөрүче сабыйларны татар теленә өйрәтүгә багышлаган Рәйханә ханым белән өй мәшәкатьләре, хезмәттәге уңышлары, ә иң мөһиме – сынау алдында сыгылмау серләре турында серләшәбез.


обл (2)Халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин гаиләдә нинди ир-ат һәм әти икән? 75 яшен тутырган көннәрдә әдип белән мәхәббәт,ир-хатын мөнәсәбәте, балалар тәрбияләү мәсьәләләре хакында гапләшәбез.


Укучыларның җәйге яллары дәвам итә әле. «Монда нәкъ әкияттәгечә: уңга китсәң – «Химик могҗиза» мәйданы, сулга китсәң – «Фокус бакчасы», бер аланда рәсем осталары буяу, пластилиннардан күз явын алырдай картиналар ясый, икенчесендә, шаккатып, мавыгучан балаларның төрледән-төрле шөгыльләре белән танышасың. Кокаколадан ун метрлы фонтан аттыру, «ачык авыз»лар каршында ук туңдырма ясап бирүләрен кайчан күзәтер идек әле?!» Журналист Илсөяр Газизовага «Татнефть» лагерьларының инле егерме өченче мәртәбә оештырыла торган фестивалендә булырга туры килде. Үз хис-кичерешләрен «Күпсенмәдем. Көнләштем» язмасында укучылар белән уртаклаша.


«Кайчан гына бар җиһанны беренче авазы белән яңгыраткан сабыегыз бүген бакчага бара. Кай арада беренче тешләре чыккан да, беренче адымнарын ясый башлаган?! Әйтерсең барысы да бер мизгел эчендә узган да киткән. Әнә сентябрьдә өч яшен тутырачак Диләрәнең әнисе дә бу арада бик борчылып йөри. Иртәнге якта йортларына терәлеп үк диярлек урнашкан бакчада «әни, китмә» дип еламсыраган тавышлар ешая башлады». Бәгырь җимешен тәүге мәртәбә бакчага озатучы әниләр, бу язма сезнең өчен. Психолог киңәше, тәҗрибәле әниләр фикере – боларның барысын да журналыбызның август саныннан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ