Логотип Магариф уку
Цитата:

Бебиситтер — вакытлы няня

Бәби алып кайткач, «кем тапкан, шул баксын» дип тели әбиләр. Ә XXI гасыр әниләренең гел-гел бала багып утырырга йә теләкләре, йә мөмкинлекләре җитеп бетми. Ярый ла, әби-бабайлар янәшә генә яшәсә. Бер...

Бәби алып кайткач, «кем тапкан, шул баксын» дип тели әбиләр. Ә XXI гасыр әниләренең гел-гел бала багып утырырга йә теләкләре, йә мөмкинлекләре җитеп бетми. Ярый ла, әби-бабайлар янәшә генә яшәсә. Бер сәгатькә генә дә баланы калдырып торыр кешесе булмаган әниләр өчен өр-яңа хезмәт барлыкка килгән. Хәер, өр-яңа дип әйтү дөрес тә булмас, бебиситтерлар инде алтынчы ел эшли.
Баламны карагыз! 
Шундый очракны күз алдына китерик. Әни кешегә бер-ике сәгатькә генә өйдән чыгып китәргә, әйтик, табибка барып кайтырга кирәк, ди. Кечкенә баланы ялгызын калдырып булмый, җәмәгать транспортында күтәреп йөрисе дә килми, сырхауханәдә чиратта көйсезләнүе бар, ярдәм итәр кешегез дә юк. Баласын кая куярга белми дип гаепләргә ашыкмыйк. Ни дисәң дә, хәзерге заманда гел өйдә генә бикләнеп утыру, хәтта бик теләсәң дә, мөмкин эш түгел. Шәһәр җирендә яшәүчеләр өчен – бигрәк тә. Шулай итеп, табибка җыенган замана әнисе нишли? «Интернет ярдәм бирсен» дигән теләк белән Kidsout дип аталган онлайнсервиска мөрәҗәгать итә һәм, баласын калдырып тору өчен, күңеленә ошаган бебиситтерны сайлап ала. Әлеге хезмәткәрне вакытлы няня дип атау хата булмас. «Бебиситтерлар – махсус мәктәп үткән 30 яшькә кадәрге яшьләр. Алар уйный, рәсем ясый, бии, җырлый, балалар белән спектакльләр куя, идән буйлап мүкәли. Өлкәнрәк балаларны мәктәптән каршылап, түгәрәкләренә озатырга да мөмкиннәр, – дип аңлата безгә Kidsout проекты партнеры һәм кофаундер Динә Зәйнуллина. – Хәтта няня булган очракта да, ул авырып китәргә яисә башка сәбәпләр аркасында килә алмаска мөмкин бит. Бебиситтерлар теләсә кайсы очракта ярдәмгә килә ала». Ситтер булып эшләргә теләүче егет-кызларның Kidsout мәктәбендә психологлар һәм тренерлар тарафыннан эшләнелгән махсус авторлык программасына нигезләнгән әзерлек үтүе шарт. Ике көнгә исәпләнгән тренинг теоретик һәм гамәли белемнәрне үз эченә ала. Уку түләүле – 3500 сум тора. Шуның өстенә, биредә укыган һәр кеше дә ситтер була дигән сүз түгел, алар бик җитди сайлап алу этабын үтә. Бары шуннан соң гына ситтерлар, сайтта теркәлеп, үз хезмәтен тәкъдим итәргә хокуклы. Баланы карап торырга ризалашкан кыз һәм егетләр бәяләрен үзләре куя. Регионнарда аларның хезмәтенең сәгате уртача 150-200 сум тора. Үзеңә туры килгән ситтерны сайлап алу ничек уза соң? Kidsout сайтында барлык ситтерлар турында мәгълүмат бар. Сервисны айга бер тапкыр куллану өчен 197 сум түләргә кирәк, ә айга ике тапкырдан күбрәк кулланучылар өчен 399 сумга төшәчәк. Әниләр баланың яше, аны күпме вакыт карап торырга кирәклеге, нинди ситтер белән эшләргә теләве һ.б. мәгълүматларны аңлатып, заявка калдыра. Ярдәмгә килергә әзер ситтерлар аның белән элемтәгә керә. Икенче ысул да бар: таләпләргә туры килүче ситтерларны үзең сайлап алу. 
Ситтерлар онлайн рәвештә
Республикабызда бебиситтерлар хезмәте онлайн-форматта эшли, әлегә оффлайн, ягъни очрашып эшләү  өйләнмәгән. Алай да, пандемия чорында гына да Казандагы 50 дән артык гаилә онлайн-бебиситтерларга мөрәҗәгать иткән инде. Алия ханым – 2 айлык һәм 4,5 яшьлек ике бала анасы. «Кызыбыз тугач, улым бик нык көнләште, шуңа күрә аңа игътибарым бермә-бер артты, өлкәне белән ешрак уйный башладым, – дип сөйли ул. – Нәтиҗәдә, улым миңа тагын да ныграк «тагылды»: бер минутка үз яныннан җибәрми, ашарга пешергәндә дә, кызымны караганда да аягыма сыланып, елап тора. Бебиситтер Лерага мөрәҗәгать итүемә шатланып туймыйм. Улымның космос белән кызыксынуын әйткәч, ул алдан бик нык әзерләнгән, баланы мавыктырырдай материал туплаган. Бер сәгать буе табышмаклар чиштеләр, рәсем ясадылар. Ситтерыбызның, бала бер шөгыльдән туя башлауны бик тиз тоемлап алып, шундук игътибарын башкага юнәлтә белүенә сокландым. Ә мин ул арада зарядка һәм битемә массаж ясадым, тынычлап, юылган керләрне үтүкләп куйдым. Бер сәгатьнең узганы сизелмәде дә. Азакта бала ситтер апасына шулкадәр ачылып китте, хәтта шигырь дә сөйләп күрсәтте». – Онлайн рәвештә эшләүнең, бер яктан, чикләре юк сыман, икенче яктан, икеләтә әзерлек таләп итә. Шуңа күрә яңа шартларга яраклашканда, бебиситтерлар өчен махсус семинарлар уздырдык, онлайн эшнең үзенчәлекләре белән таныштырдык, – ди Динә Зәйнуллина. – Бөтен бала да әлеге форматта аралашырга әзер түгел. Мондый очракларда ситтер бу хакта әти-әниләргә хәбәр итә һәм заказны төгәлли. Ситтерны ошатмаган очракта да шулай ук. Ата-ананың таләпләренә туры килгән ситтерлар күп бит, башкаларга мөрәҗәгать итәргә була. Ситтерларга булган бер кисәтү дә игътибарсыз калмый. Бала белән эшләү һәркемнең дә кулыннан килми бит, андыйлар белән бик тиз саубуллашабыз. Безнең өчен сыйфат – баланың һәм атааналарның канәгать булуы мөһим.
Бебиситтер нянядан нәрсә белән аерыла?

  • Бебиситтерның эше аның үзе өчен дә кызыклы. Ул бит берничә генә сәгатькә килә, уйнар өчен дә, аралашыр өчен дә энергиясе җитәрлек. Атнасына 40 сәгать буе бер гаиләдә эшләүче няняның уйный белмәве, уеннан туюы яисә моңа вакыты калмавы да мөмкин.

  • Ситтер баланы тәрбияләми. Аларга балаларны «җәмгыятьнең лаеклы гражданины» итеп үстерү максаты куелмаган. Ситтерның бурычы – ата-ана билгеле вакытка нинди таләпләр куйган, шуны үтәү. Мәсәлән, мин бер сәгатькә китәм, бала белән рәсем ясагыз, уеннар уйнагыз, тик куркынычсызлык чаралары үтәлсен, балконга чыкмасын һ.б. дип кенә дә әйтергә мөмкин.

  • Ситтер әти-әниләрне дә тәрбияләми. Ул «балагызны юка киендерәсез, аны артык иркәлисез» ише кисәтүләр ясамый. 

  • Ситтер яшь, һәм аның энергиясе ташып тора. Ул бала белән бергәләп бассейнда йөзәргә, паркта йөгерергә, түгәрәкләргә дип шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр барырга мөмкин.

  • Ситтер хезмәтеннән файдалануны балагызны энегезгә йә сеңлегезгә ышанып тапшырган очрак белән тиңләргә була. Шундый яшь кешеләр баланың вакытын мавыктыргыч итә бит.


Ләйсән НИЗАМОВА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ