Иртәгедән башлап, матбугатка быелның икенче яртыеллыгы өчен язылу башлана, дип хәбәр итә Россия Почтасы хезмәте. Алдан язылучылар өчен 30 процентлы ташлама да каралган. Әлеге мөмкинлектән ун көн дәвамында – 5 – 15 апрельгә кадәр файдаланып калырга кирәк.
Газета-журналларга өйдән чыкмыйча да, Россия Почтасы сайтына кереп, онлайн язылырга була. Подписканы мобиль кушымта аша да рәсмиләштерергә мөмкин.
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын укучыларыбыз саны да артыр, бер укытучы яздырса – егерме бала укыр, дип ышанып калабыз.