«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына альтернатив язылучылар арасында бүләк уйнатылачагы хакында биргән вәгъдә тормышка ашты. Алты җиңүче ачыкланды: алар арасында Казандагы 42 нче мәктәптән Миләүшә Җиһангәрәева, 21 нче гимназиядән Эльмира Исмәгыйлова, 113 нче мәктәптән Ильяс Мөхәммәтҗанов, Яшел Үзәндәге М.Ломоносов исемендәге күп профильле лицей, Алабуга, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлекләре коллективлары бар. Аларга махсус сертификат тапшырылачак.
Журналларны күпләп яздырып алучылар арасында Мөслим, Түбән Кама, Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Әлмәт, Арча, Әтнә, Казан мәгариф идарәләре, дистәләгән мәктәпләр һәм Татарстан Язучылар берлеге дә бар иде. Аларга да үзебезнең олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алга таба да бергә булыйк, дигән теләктә калабыз.