Логотип Магариф уку
Цитата:

Билгесез солдат көненә – онлайн-квест

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш, диюен дияләр үзе. Тик шулай да әле яу кырында һәлак булган күпме сугышчы каһарманнарыбызның исемнәре бүгенгәчә билгесез булып кала бирә. Югыйсә, Бөек Ватан суг...

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш, диюен дияләр үзе. Тик шулай да әле яу кырында һәлак булган күпме сугышчы каһарманнарыбызның исемнәре бүгенгәчә билгесез булып кала бирә. Югыйсә, Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәнгә дә 75 елдан артык вакыт узган.
Соң булса да – уң булсын дигәндәй, билгесез каһарманнарыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатыннан илебездә 2014 елдан башлап рәсми төстә 3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Ягъни иртәгә бу көнне алтынчы ел рәттән билгеләп үтәчәкбез. Бу чарадан безнең Урта Кирмән урта мәктәбе укучылары да читтә калмаячак.
Әйтик, «Россиянең мәктәп укучылары хәрәкәте» укучылар өчен төрле юнәлештә онлайн-бәйгеләр оештыра. Билгесез солдат көне уңаеннан да онлайн-квест оештырды алар. Мәктәбебезнең IX – X сыйныф укучылары да команда туплап катнашты анда. Командаларының исемен «Батырлар» дип атадылар. Әлеге бәйге 12 кызыклы, интеллектуаль биремнән торды. Биремнәр үзгә, кызыклы, укучыларның фикерләү сәләтен үстерүне күзаллап куелган иде. Бәйге әле дәвам итә. «Без җиңәрбез», дип әйтмибез, шулай да бәйгеләрдә катнашу укучыларыбызның белемен үстерүгә, эзләнүләргә этәргеч бирә.
Раилә МӘРДАНОВА, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең педагог-оештыручысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ