Логотип Магариф уку
Цитата:

Бирешмәгез, булса да сәбәпләре

Мин аның шалтыратканын озак көттем. Телефонны кулдан төшермичә, арлы-бирле йөрүемә үземнең үк эчем поша башлады. Шушы халәтемне көчәйтергә теләгәндәй, сәгать телләре дә акрын кыймылдый. Айга якын әле...

Мин аның шалтыратканын озак көттем. Телефонны кулдан төшермичә, арлы-бирле йөрүемә үземнең үк эчем поша башлады. Шушы халәтемне көчәйтергә теләгәндәй, сәгать телләре дә акрын кыймылдый. Айга якын әле бер хастаханә, әле икенчесенең бусагасын таптый-таптый, табибларның төгәл диагноз куйганнарын көткән мәлебез иде бу. Бүген дөресен әйтергә тиешләр. Бүген йә җиңел сулап куябыз, йә тормышыбыз упкынга тәгәри...
Билгесезлек – иң яманы
Кичен авылдан әни килде. Инде ай буе хастаханә юлында йөри. Иртәгә аның табибка тикшеренергә баруының җаваплы көне. Кешегә ялынырга, кемнән дә булса ярдәм өмет итәргә ярата торган кеше түгел әни. Бар белгәне: «Үзем!» Шуңа да иртән: «Эшегезне калдырып, мине озата бармагыз, үзем генә барып кайтам. Шалтыратырмын», – дип, җитез генә чыгып китүенә аптырамадым да.
Вакытның никадәр озак барганын мин шул көнне аңладым. Минутлар сәгатькә тиң. Көн төшкә авышып килсә дә, әнидән хәбәр юк. Үзем шалтыратырга кыймыйм, борчырмын төсле. Тәрәз каршына басып, еракка карап торган кайсыдыр бер мәлемдә телефон тавышына айнып киттем. Әни.
– Кызым, хәлләр әйбәт түгел. Онкология... Күземне алачаклар... – диде ул бик тыныч кына итеп. Бу хәбәрдән соң үземне төпсез коега төшеп киткәндәй хис итсәм дә, тамак төбенә килеп тыгылган төерне йотып һәм халәтемне сиздермәскә тырышып, үзе төсле сабыр гына сорап куйдым:
– Әни, килимме?
– Кил...
Таштай катып калган гәүдәм белән эш бүлмәсендә утырган ирем янына чыгып: «Әтисе, киттек!» – дип әйтергә генә көчем җитте, аннары эчемнең әллә кай җирләреннән ташып чыккан әрнүле күз яшьләрен тыя алмыйча еларга тотындым...
Тыныч булып кылану
Казан юллары буйлап Бутлеров урамында урнашкан Республика клиник офтальмология хастаханәсенә чабабыз. Чабабыз... Әйтерсең безнең ашыгудан хәлләр үзгәрә... Уем белән шуны аңласам да, күңел халәтем белән әни янына тизрәк барып җитәсе килә. Аның анда ялгызы булуы, авыр хәбәрне  ялгызы ишетүе өчен үземне битәрлим. Карышуына карамыйча, үзе белән генә барасы иде бит!
Йөгерә-йөгерә хастаханә коридорыннан үтәм, күз карашым белән әнине эзлим.
– Кызым, мин монда! – дип, үзе дәште. Тыныч кына басып торуын күреп, имәнеп киттем. Шундый хәбәрдән соң аның ирен чите белән елмаеп, сабыр гына басып торуы минем өчен көтелмәгән күренеш булды. Күзләренә карыйм. Сул ягындагысында моңа кадәр үзен әллә ни белдермәгән кара тап тагы да зураеп, күзнең агы буйлап җәелгән.  Тикшерү аппаратлары аны шулай агрессив кыланырга мәҗбүр иткән, ахры. Йөрәгем сыкрап еласа да, үземне кулга алырга туры килде шул чакта. Әни төсле тыныч булырга тырышып, сүзләремне үлчәп кенә сөйләшәм:
– Хәзер нишләргә диләр инде? Бәлки ялгышлык киткәндер? Борчылма!
Әни һаман елмая:
– Күздә ниндидер ят әйбер барлыгы төгәл билгеле инде. Шешнең яманмы-түгелме икәнлеге операция-
дән соң гына билгеле булачак, гистологик анализ нәтиҗәсе килгәч...
Операция, анализ... Бу сүзләрне ишетү авыр. Күңелдә «яман шеш түгелдер әле» дигән өмет яшәсә дә, аңым белән башкасын кабул итә алмыйм – шешне бит үзен генә кисеп алып булмый, күз белән бергә алачаклар! Райондагы табибларның игътибарсызлыгына һәм битарафлыгына ачуым кайнады шул чакта. Юкса бит әни, укытучы кеше буларак, ел саен медицина тикшеренүе үтеп торды. Күздәге тапны ничек күрмәскә була? Үз эшенә җавапсыз караган белгеч аркасында килеп чыккан хәл... Шул чакта әнинең үз-үзен тотышына сокландым. Башка берәү, төшенкелеккә бирелеп, үзен кая куярга белмичә бәргәләнер иде. Кем белә, бәлки әнинең дә эче янган, көйгәндер, әмма мин барында ул бер бөртек күз яше чыгармады!

Әни кәфенлек сатып алды
Операция көне билгеле. Үзебездә, Республика офтальмология хастаханәсендә ясаячаклар. Әни кирәкле кәгазь-документлар җыярга, анализлар тапшырырга дип, районга кайтып китте. Мин, көннәр-төннәр буе медицина сайтларында утырып, табиб кәгазендә сорау билгесе астында куелган «күз алмасы меланомасы» турында мәгълүмат белән таныша, интернет-форумнарда охшаш диагнозлы кешеләрне эзли башладым.
Күз алмасы меланомасы бик сирәк күзәтелә торган шеш икән. Белгечләрнең Интернеттагы язмаларына караганда, аның өлешенә барлык меланомаларның 5–7 проценты гына туры килә икән. Ни сәбәпле килеп чыгуы да әлегәчә билгеле түгел. Бу чир күбесенчә зәңгәрсу, соры һәм яшел күзле кешеләрдә күзәтелә. Башлангыч чорында аны күзне алмыйча да дәваларга мөмкин икән. Тик аннан соң һәрвакыт онкологка күренеп торырга кирәк. Нинди генә булса да, яман шешнең башка органнарга метастаз бирүе бар. Иң элек, якын урнашканлыктан – баш миенә. Аннан тыш, бавыр, бөер, үпкәгә үтеп керергә мөмкин. Алда язып үткәнемчә, әнинең очрагында чирне вакытында күреп ала белмәгәннәр. Шуңа күрә шештән котылуның бердәнбер юлы – аны күз алмасы белән бергә алып ташлау. Никадәр генә авыр һәм әни кызганыч булса да, бу фактны кабул итәргә һәм аның белән яшәргә өйрәнәсе булды. Яхшыга өметләнү алга таба атларга көч биреп торды.
Операция көне якынлашкач, әнине алырга дип, авылга кайттык. Инде авырлыкны кабул итеп өлгергән күңел кабат кыйпылчыкларга таралды. Хастаханәгә ятарга әзерләнеп беткән булса да, әни үзен алдан «күмеп йөри» башлады. Сүз саен диярлек үлем турында сөйли. «Мин үлгәч, болай итәрсез», «Кызым, кәфенлек алып куярга кирәк»... Авыр диагноз күңелен тора-тора баскан, күрәсең. Алда ниләр буласын белмәсәм дә юатырга, болай да яралы йөрәгендә өмет уятырга тырышам:
– Әни, юкны сөйләмә. Яшисең, Алла бирса! Начарны уйлама. Татар юрап китерә, диләр. Син яхшыны гына юра, без дә шулай итәрбез, – дим.
«Ярар, ярар» дип баш какса да, Казанга килгәч иң беренче эш итеп, әни кәфенлек сатып алды...
Инвалидлык алуга өмет сүнү
Операция уңышлы гына үтте. Бер атна дигәндә, әнине өйгә чыгардылар. Кулда – бер папка кәгазь. Күз алмасы алынган урын буш булып тормасын өчен, хас-
таханәдән «вакытлыча күз» куеп кайтардылар. Алда көткән зур эш – индивидуаль күз протезы ясату. Иң башта гаҗәпләнгәнем: аны бөтен Татарстанга ике генә җирдә ясыйлар икән – Казанда һәм Чаллыда. Бәяләре арзан түгел – 8 мең сумнан башлана. Баштагы мәлдә аны ел саен алыштырып торырга кирәк, чөнки күз урынында калган бушлык тора-бара тарая башлый, һәм протезның да кечерәге кирәк була. Гаҗәпләндергән икенче нәрсә – бер күзең булмыйча, икенчесе яхшы күрсә, инвалидлык бирелми икән. Гомере буе укучыларының көндәлек, дәфтәрләрен тикшереп, дәресләргә әзерләнеп күзенә көч килгән укытучы аңа өметләнә алмый. Юкса ул профессиональ авырулар рәтенә керергә тиештер, дип уйласам да, законга буйсынмый хәл юк. Шул рәвешле, дәүләт ярдәменә өметләнә алмаячагыбызны аңлап, протезга һәм дәвалануга китәсе бөтен чыгымнарны үзебезгә күтәрергә туры килде.
Ике атнадан гистология анализы килде. Өметләребез акланмады, алдан куелган диагноз дөрес булып чыкты – күз алмасы меланомасы. Хәзер онкологка исәпкә басарга һәм һәрдаим күренеп торырга кирәк булачак. Казанның Себер тракты урамында урнашкан Республика клиник онкология хастаханәсе сукмагын таптаганнар яхшы аңлар – бу тиз һәм җиңел эшләр түгел. Табибка язылу, анализлар тапшыру, диагностика үтү, аның нәтиҗәләрен алу озак вакытны ала. Чиратлар гаять зур. Шуңа да күп процедураны касса аркылы хәл итәргә туры килде. Андый чакта акча ягын уйламыйсың икән ул, вакыт дигәнең кадерле. Шөкер, юлларыбыз һәрвакыт ачылып барды. Беренче тикшеренү метастазлар барлыгын күрсәтмәде, һәм әнине «ярты елдан кабат килеп күренерсез» дип, кайтарып өйгә җибәрделәр.
***
...Бу хәлләргә ике еллап вакыт үтте инде. Әни ярты ел саен онкологка күренеп, сәламәтлеген тикшертеп тора. Бар да яхшы, Аллага шөкер! Иң элек рухи яктан авыр булса да (хатын-кыз өчен икеләтә авыр бит әле ул, ничә яшьтә булса да матур булып күренәсе килә), ул бер күз белән яшәргә өйрәнде. Дөрес, башта әйләнә-тирәне күреп бетерә алмыйча, ялгыш хәрәкәтләр ясап та (йә абына, йә кулы белән берәр нәрсәне төртеп җибәрә) азапланды. Хәзер сау-сәламәт кешеләр төсле, берни булмагандай җир җимертеп, эшләп  йөри. Җәй буе яшелчә бакчасында кайнашты, әти белән бергәләп умарта карап, бал аердылар. Тормыш үз көенә ага башлады. Шушы сынаудан әни үзе дә, йомшара төшеп, күп нәрсәне күңел күзе белән күрергә өйрәнде. Каушап, югалып калмау, сабырлыгын сындырмау аңа авыруны чигендерергә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.
Галия РАХМАН

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ