Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси хәзинәсе күргәзмәсе ачылачак

20–23 майда Болгарда ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» масштаблы традицион тантаналы чарасын бәйрәм итү алдыннан «Истәлек билгесе» к...

20–23 майда Болгарда ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» масштаблы традицион тантаналы чарасын бәйрәм итү алдыннан «Истәлек билгесе» комплексында Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси хәзинәсе күргәзмәсе ачылачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Күргәзмәне ачу вакыйгасы «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында уза. Форум Казанда 18–20 майда үтә.
Үзенчәлекле күргәзмәне Дагстан Республикасыннан махсус рейс белән китерәчәкләр. Экспозициядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аның гаилә әгъзаларының һәм тарафдарларының кыйммәтле шәхси предметлары тәкъдим ителәчәк.
Дагстан Республикасы вәкилләре мәгълүматы буенча, күргәзмә экспонатлары арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең кылычы һәм май  касәсе, Пәйгамбәрнең хатыны Гайшә чүлмәге, Пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың кул тегермәне, Кәгъбәнең кара ташы, Пәйгамбәрнең тарафдарлары Билал чүлмәге, Хәлид бин әл-Вәлиднең көбәсе һәм юлчы су савыты, Әбү Бәкер әс-Сиддыйкның хәнҗәре бар. Әйберләр дөньяның төрле ислам үзәкләреннән, шул исәптән Согуд Гарәбстаныннан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән тупланган.
Хәзер әлеге предметлар Дагстан мөфтие коллекциясендә саклана. Шунысы игътибарга лаек: Болгарда күчмә экспозиция, мөгаен, хәзинәләр өчен соңгысы булачак. Алга таба аларны Махачкалада төзелә торган Гайсә пәйгамбәр үзәгендә урнаштырачаклар һәм башка кузгатмаячаклар.
Күргәзмә 20 һәм 21 май көнне сәг 8:00 – 0.00 кадәр, 22 һәм 23 майда сәг 8:00 – 22:00 сәг кадәр эшләячәк. Игътибар, бу көннәрдә килүчеләр булган очракта күргәзмә вакыты  озайтылырга мөмкин. «922 елда Идел буе болгар халкы тарафыннан ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган истәлекле билге» комплексына  керү  бушлай», –  ди оештыручылар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ