Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия олимпиадасында безнекеләр призёрлар

14 – 19 апрель көннәрендә Самарада астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министры сайтында.Олимпиадада Татарстаннан 10 укучы катнашкан. Ш...

14 – 19 апрель көннәрендә Самарада астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министры сайтында.
Олимпиадада Татарстаннан 10 укучы катнашкан. Шуларның дүртесе – Бөтенроссия интеллектуаль турниры призёрлары. Алар: Йосыф Шәрыпов – Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы, Сергей Михайлов – КФУның IТ-лицеенда 11 сыйныф укучысы, Тимур Корбанов – Түбән Каманың 24 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы, Георгий Поморцев – Казанның Яңа Савин районы КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы.
Укучыларын ике көн дәвамында астрономия буенча теоретик биремнәрне чишү өчен, олимпиаданың икенче (блиц) турында практик биремнәрне үтәү буенча сәләтләрен күрсәтү өчен ярышканнар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ