Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучысы Бөтенроссия педагоглар остаханәсеннән җиңеп кайтты

2021 елның 21-22 декабрендә Мәскәүдә Туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары ассоциациясе, Россия халык хуҗалыгы  һәм  дәүләт хезмәте академиясе  каршындагы  Федераль мәгариф ү...

2021 елның 21-22 декабрендә Мәскәүдә Туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары ассоциациясе, Россия халык хуҗалыгы  һәм  дәүләт хезмәте академиясе  каршындагы  Федераль мәгариф үсеше институтының милли мәгариф проблемалары  фәнни - тикшеренү үзәге белән берлектә, ХV  Бөтенроссия  туган тел, шул исәптән рус теле укытучылары остаханәсе бәйгесен уздырды. Бөтенроссия остаханәсе  педагогларның иҗат активлыгын үстерергә,  мәгариф эшлеклеләре оешмаларындагы яңа технологияләргә юл ачарга,  һөнәри осталыкны камилләштерергә,   методик культураны күтәрергә, педагогия хезмәткәрләренең  гражданлык позицияләрен активлаштырырга, педагог һөнәрен популярлаштырырга  юнәлгән иде. Әлеге чараның максаты да  туган тел статусындагы  Россия халыклары телләрен укыту алымнарында инновация элементларын кулланудан гыйбарәт иде.

Әлеге остаханә бәйгесендә катнашырга Татарстан башкаласыннан Совет районы 90 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүсә Сәлахова барды һәм “Укытучы-новатор” номинациясендә җиңү яулады.
Шул уңайдан  безнең хәбәрчебез Илүсә Әдип кызы белән элемтәгә керде.
–2019 елда, ничектер,   шул чордагы программаның балалар арасындагы ярыш шартлары кулга килеп кергән иде, – дип башлады ул сүзен. – Һәм мин бөтен көчемне биреп рус кызы, 6 нчы сыйныф укучысы Наташа Литвиненконы ярышка әзерли башладым. Ул татарча бик әйбәт итеп сөйләшергә өйрәнгән укучым  иде.  Александр Пушкинның «Зимний вечер» шигырен ике телдә – рус   һәм татар телләрендә ятлап килде.  Пушкинга багышлап язган үзенең шигыре дә бар иде. Татар халкының мәдәни тормышына багышланган җылы гына чыгыш та әзерләде. Мин шуларны, видеога төшереп, Мәскәүгә җибәрдем.  Россия буенча 800 бала арасыннан сайланган 5 укучы арасында безнең 90 нчы гимназия укучысы Наташа Литвиненко да бар иде. Безнең икебезне дә шул бәйге утырышына Мәскәүгә чакырдылар. Пушкин шигырьләрен ике телдә дә Наташа анда баргач та укыды. Мин шунда башка төбәкләрдән килгән төрле милләт укытучыларының үз милли киемнәрендә чыгыш ясауларына кызыгып карап тордым. Эчтән генә үземә: «Безнең Татарстан болардан күпкә өстенрәк бит,    нишләп әле миңа да монда барып,  үзебезнең милли мәгарифебездәге эшләү алымнарының өстенлекләрен, милли киемнәребезнең матурлыгын  күрсәтеп кайтмаска!» – дигән шарт куйдым.

Быелгы бәйге шарты өч темадан тора иде. Беренчесенә 9 нчы сыйныф өчен ун минутлык «Рәсәйдә яшәүче халыкларның телләре һәм аларның классификациясе» дигән  видеодәрес әзерләдем. Рус телендәге әлеге дәрескә һәр тел яшәргә тиеш дигән мәгънә салынган  иде. Икенче темага гомере буе укытучы булып эшләгән әниемә багышланган эссе яздым. Мин үскәндә мәңге укытучы булмам, дип  ант итеп үстем. Һәм шушы эсседә  ничек итеп әниемнең мәктәптә нинди авырлыклар күрүен  бәйнә-бәйнә бәйләп яздым. Шуңа да, антымны бозып, укытучы булдым, дидем. Өченче теманы дәрестә балаларның функциональ мөмкинлекләрен ачуга багышладым. Россия педагогикасының иң зәгыйфь  урыны бу. Безнең укучылар белемнәрен тормышта куллана белми. Ни өчен? Үземнең проектымда нәкъ менә шуның сәбәпләренә тукталдым.  300 гә якын хезмәт килгән булган, шуларның иң яхшылары арасында минем хезмәтем дә бар иде. Россия буенча җыелган йөзгә якын педагог – галим татар мәгарифенең борын-борыннан  үзенең камиллеге  белән аерылып торды, дип чыгышымны яратып хупладылар һәм «Укытучы-новатор» номинациясендә җиңеп тә чыктым.  Россия Федерация Советы залында узган бүләкләү тантанасында татар булуым белән, халкымның затлы  милләт булуы белән шундый горурландым. Менә нинди бөек ул безнең татар теле!
Мәрхәбә, Илүсә ханым, бу җиңүегез соңгысы булмасын!
                                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ

Фотолар шәхси архивтан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ