Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу атнада Казан мәктәпләрендә 19 мең укучыга соңгы кыңгырау чыңлаячак

Атна дәвамында Татарстан башкаласының барлык мәктәпләрендә уку елы тәмамланачак. Соңгы кыңгыраулар 19 меңгә якын укучы өчен чыңлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ире...


Атна дәвамында Татарстан башкаласының барлык мәктәпләрендә уку елы тәмамланачак. Соңгы кыңгыраулар 19 меңгә якын укучы өчен чыңлаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.




«166 мең бала укуларын тәмамлый. Бу атнада шәһәрнең барлык мәктәпләрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларда укучы 19 меңгә якын укучыга соңгы кыңгырау чыңлаячак», – дип сөйләгән Ризванов.
Аның сүзләренчә, барлык чыгарылыш укучыларын йомгаклау имтиханнары көтә. Аларга әзерлек системалы оештыру эшен таләп итә.
«Бердәм дәүләт имтиханнарының (ЕГЭ) 25 пункты, төп дәүләт имтиханнарының (ОГЭ) 53 пункты, шулай ук дәүләт чыгарылыш имтиханнарын үткәрүгә тугыз пункт әзерләнгән. Моннан тыш, 82 пункт өй шартларында оештырылган. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә процедураның объективлыгына һәм процесста катнашучыларның иминлегенә аерым игътибар бирелә», – дип сөйләгән ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ