Булачак яшь укытучылар министрга сорауларын бирде

ТР Мәгариф һәм министры Илсур Хәдиуллин КФУның Фиология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм педагоглары коллетивы белән күреште.

«Укытучы – ул гомерлек сәләт, ә балаларга карата мәхәббәт – сайлаган һөнәрдә төп нигез», – дип белдерде министр булачак укытучыларга. Ул шулай ук заманча мәктәптә укыту үзенчәлекләре һәм авырлыклары турында да әйтеп үтте, Татарстанның мәгариф системасы эше турында сөйләде.

Студентлар министрга сораулар да бирә алды. Мисалга, аларны эшкә урнашу мәсьәләсе, яшь укытучылар өчен нинди мөмкинлекләр булу, республиканың югары уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучыларын укытучы һөнәренә ничек җәлеп итүе, чит телләрне өйрәнү перспективасы кызыксындырды, дип хәбәр итә министрлыкның матугат үзәге.

Диләрә БАТРШИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.