Логотип Магариф уку
Цитата:

Чикләнгән Яңа ел

Балалар бакчаларында яңа ел бәйрәмнәре җитди чикләнүләр белән узачак. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авд...

Балалар бакчаларында яңа ел бәйрәмнәре җитди чикләнүләр белән узачак. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
“Балалар бакчаларында бәйрәмнәр бары тик бер төркемдә, ата-аналар чакырмыйча гына узарга тиеш. Әгәр мәктәптә, класста булса, анда профилактика чараларын үтәп, бәйрәмне бер параллель өчен үткәрү рөхсәт ителә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә кулга кул тотышып әйлән-бәйлән йөрмәскә киңәш итәбез. Дистанция тотылырга тиеш, аниматорларны читтән чакыру тыела. Актлар залында, башка кеше җыела торган урыннарда антисептиклар, кулларны алар белән эшкәртү булырга тиеш, бактерицид нурландыргычлар куярга була. Әмма тагын бер кат кабатлап әйтәм, ата-аналарны һәм аниматорларны чакырмыйча гына”, - диде Любовь Авдонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ