Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит ил вузларында укучы студентларыбыз Россиягә кайтырга тели

Россиянең чит ил вузларында белем алучы 160 студенты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына үз илебезнең университетларына күчерү уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Былтыр шундый үтенеч белән 157 кеше мөрәҗәгат...

Россиянең чит ил вузларында белем алучы 160 студенты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына үз илебезнең университетларына күчерү уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Былтыр шундый үтенеч белән 157 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Мөрәҗагатьләрнең күбесе Чехиядән, Германиядән, Польшадан килгән. Моннан тыш, Австрия, Нидерланд, Франция, Финляндия, Бөекбритания, АКШ, Канада, Испания, Латвия, Словакия һәм Италиядән дә гаризалар бар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, студентлар программа нигезендә төрле өлкәләрдә, шул исәптән икътисад, төзелеш, химия, медицина, мәгълүмати технологияләр, хокук, менеджмент, экология буенча белем алалар икән.
Геосәяси вәзгыять кискенләшү сәбәпле, Мәгариф һәм фән министрлыгы башка илләрнең югары уку йортларында укучы һәм үз хокуклары кысрыклауга дучар булган барлык РФ гражданнарына туган якларына әйләнеп кайтырга ярдәм итәргә әзер. Һәр студент әйдәп баручы университетларда укуларын дәвам итә ала, дип вәгъдә итәләр министрлыкта.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ