Логотип Магариф уку
Цитата:

Чувашча этно-джаз: яңалыкмы?

Халыклар дуслыгы йортында чуваш җырчысы Вера Кожеманованың этно-джаз юнәлешендәге концерт премьерасы уңаеннан пресс-конференция узды. Фото Вераның «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсеннәнКатнашучылар ара...

Халыклар дуслыгы йортында чуваш җырчысы Вера Кожеманованың этно-джаз юнәлешендәге концерт премьерасы уңаеннан пресс-конференция узды.


Фото Вераның «Вконтакте» челтәрендәге битеннән Фото Вераның «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсеннән

Катнашучылар арасында ТРның халык артисты, РФның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең оркестр директоры, педагогия фәннәре кандидаты Лидия Әхмәтова; “Салам” чуваш фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Садыйкова; Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов; Чуваш милли-мәдәни автономиясенең Татарстандагы исполком рәисенең яшьләр сәясәте буенча урынбасары, продюсер Артем Носков; чуваш телендә чыгучы “Сувар” газетасы журналисты, язучы Ирина Трифонова да бар иде.
DSC01358“Чуваш халык җырларына джаз юнәлешендәге заманча яңгыраш өстәү – менә минем бүгенге төп казанышым, – ди җырчы. – Дөрес, Чувашиядә минем җырларымны тыңлаучыларның фикере икегә бүленде: кемдер моны халык җырларын бозу дисә, кемдер киресенчә, аларга яңа сулыш өреп икенче гомер бүләк итү дип саный. Үземнең дә иң курыкканым шул: этно-джаз бизәкләре өстим дип җырларны бозмасам ярар иде. Шунысы кызыклы, Татарстанда әлеге юнәлешкә бик тыныч карыйлар. Рөстәм Абязовның соңгы концертында да этно-юнәлеш белән классика үрелеп барды бит. Димәк, мондый әсәрләргә сусау кимеми. Гомумән, республика бөтен халыкларның мәдәнияты, иҗаты өчен ачык. Мондый теләктәшлек булганда, иҗатта кайныйсы килеп тора. Теләктәшлек күрсәтүче остазларым, иҗатташ дусларым күбәя. Үз эшенә гашыйк талантлардан торган төркемебез оешты. Искиткеч талантлы композитор Алексей Наумов белән дә язылган җырларыбыз байтак”.


Лидия Әхмәтова исә этно-джаз юнәлеше татар иле өчен дә, татар халкы өчен дә ят күренеш түгел дип белдерде. “Минем иҗатыма инде 29 ел, шул гомер халык җырларына джаз төсмерләре өстәгәнмен икән, ничек инде татарча джаз булмасын? – диде ул. – Алмаз Мөнәсыйпов, Рәшит Абдуллин, Александр Ключарев кебек башка тагын бик күп бөек шәхесләрнең иҗатын искә төшереп карагыз! Теләсә кайсы халык җырлары – бетмәс-төкәнмәс илһам һәм иҗат чыганагы ул. Джаз төсмерләре өстәп күпме искиткеч әсәрләр иҗат ителә”. Лидия ханым Вера Кожеманованың иҗатына югары бәя биреп кенә калмады, оркестр белән уртак проект эшләргә тәкъдим дә ясады.
Джазның тарихына күз салсак, коллыктагы Африка халыкларының музыкасы ул. Джаз милли аһәңнәрне бөтен халыкка якын итеп яраклаштыра да куя. Шуңа күрә аны яратучылар саны кимеми.
Безнең белешмә:
Вера Кожеманова Түбән Кама шәһәрендәге С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган. РФ президентының карары нигезендә талантлы яшьләргә теләктәшлек күрсәтү өчен бирелүче премиянең “Иҗат” номинациясе лауреаты, “Көмеш тавыш – 2018” Бөтенроссия чуваш җыры конкурсының беренче дәрәҗә диплом иясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ