Логотип Магариф уку
Цитата:

Чыгарылыш укучылары имтихан нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталында белә алачак

Быел Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталында имтиханнар нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Порталда авторизация...

Быел Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталында имтиханнар нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия мәгариф күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Порталда авторизация узарга һәм «Документлар» бүлегендә «Мәгариф» бүлекчәсендә, яки дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасы аша БДИ нәтиҗәләрен алырга мөмкин», - диделәр ведомствода.
Матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, дәүләт хезмәтләре порталында Россиянең барлык төбәкләреннән Бердәм дәүләт имтиханы бирүчеләрнең нәтиҗәләре ачык. Хәзердән үк анда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты буенча мәгълүмат кертелә.
Моннан тыш, имтиханнар өчен баллны Россия мәгариф күзәтчелеге сайтында БДИ нәтиҗәләре белән танышу сервисы ярдәмендә дә белергә мөмкин була.

“Татар-информ” материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ