Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Кремль сараенда балаларның традицион Яңа ел тамашасы узмаячак

Быел, киеренке эпидемиологик хәл аркасында, Дәүләт Кремль сараенда балаларның традицион Яңа ел тамашасы узмаячак. Бу хакта РФ Президентының Эшләр белән идарә итү хезмәте матбугат секретаре Елена Крыло...

Быел, киеренке эпидемиологик хәл аркасында, Дәүләт Кремль сараенда балаларның традицион Яңа ел тамашасы узмаячак. Бу хакта РФ Президентының Эшләр белән идарә итү хезмәте матбугат секретаре Елена Крылова хәбәр иткән.
Әмма балалар өчен традицион Яңа ел әкиятенең телеверсиясе булдырылачак, аны «Карусель» балалар телеканалында Яңа ел алдыннан күрсәтәчәкләр. Узган ел да Яңа ел тамашасы шушындый форматта үткән. Спектакльне яздыруда тамашачылар катнашмаячак, дип яза «РИА Новости».
Татарстанга килгәндә, Яңа ел төнендә урамда йөрүгә бернинди чикләүләр дә юк. Урамда коронавирусның йогу куркынычы юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ачык һавада урнашкан чыршы һәм Кар шәһәрчекләренә йөрергә мөмкин булачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ