Логотип Магариф уку
Цитата:

Дамир Йосыпов: «Безгә кабат яшәргә шанс-мөмкинлек бирелде»

Кеше гомеренең кыл өстендә калган мәлләре аз түгел. Минутлар гына түгел, хәтта секундлар белән исәпләнә ул андый чакларда. «Урал авиалинияләре» компаниясенең Мәскәүдән  Симферопольгә очучы ...

Кеше гомеренең кыл өстендә калган мәлләре аз түгел. Минутлар гына түгел, хәтта секундлар белән исәпләнә ул андый чакларда. «Урал авиалинияләре» компаниясенең Мәскәүдән  Симферопольгә очучы  А-321 пассажир самолёты белән булган вакыйганы гына искә төшерик: экипаж белән бергә 233 кешенең (226  – сы пассажир, 7 се – экипаж әгъзалары) гомере, сулар сулышы  бизмәнгә салына ул чагында.     Кош өеренә эләгеп, башта бер, аннан икенче двигателе гамәлдән чыккан авария хәлендәге һава лайнеры шассисыз - нисез Мәскәү тирәсендәге бер кукуруз басуына төшеп утыруын әле булса могҗиза  буларак телгә алалар.  Ул вакыйгадан соң аның командиры милләттәшебез Дамир Касыйм улы Йосыповка илебезнең иң югары бүләге – Россия Герое исеме  бирелде. Милли каһарманыбыз – журналыбызның кунагы белән  аның    мәктәп еллары, яшьлек хыяллары, ватанпәрвәрлек хакында сөйләшербез.
– Дамир Касыймович, мәгълүм ки,  очучыларны рейска озатканда,  аларның җиргә йомшак төшеп утыруларын телиләр. Эшкә чыгып киткәндә, өйдәгеләр Сезне нинди теләкләр белән озатып кала?  Гомумән, Сез ырым-шырымнарга, төш юрауларга ышанасызмы – очучылар арасында бармы алар?   «Күктә ни булмас дисең син, очсыз-кырыйсыз күк бит ул…» дигән бит безнең Тукаебыз да. 2019 елның 15 августына каршы хәвефле рейска чыгасы  төндә, әйтик, ниндидер алдан сиземләү, югарыдан ниндидер   «кисәтү» булмаган идеме? 
– Без – очучыларга һавага күтәрелү һәм төшеп утыруның  саны тәңгәл килсен дип тә   телиләр әле.  Хатыным мине һәрвакыт:   «Эшләрең уң булсын, бар да яхшы  булсын!» – дип  озатып кала. Рейска чыгар алдыннан мин үзем дога укырга тырышам.  Тегенди-мондый хорафатларга ышанмыйм, ә рас килә торган төшләр миңа бик сирәк керә, шуңа да мин аңа бик әһәмият тә бирмим.  Ул көнне дә   бернинди   гайре табигый нәрсә булмады, төш тә күрмәдем, гадәттәгечә, иртән торып рейска чыгып киттем. Гомумән алганда, шулай гадәткә кергән, без, очучылар,   бервакытта да   «соңгысы» (последний)  дигән сүзне кулланмыйбыз, ә «крайний» мәгънәсендә әйтәбез. Дөрес, искәргәләгәнем бар: бортпроводниклар ниндидер талисманнар йөртә, сумкаларына ниндидер уенчыклар элеп куялар. Миндә андый нәрсәләр булганы юк. Кагыйдә буларак,  өйдән чыкканда, телефон, сәгать, ачкыч, дип саный, барлый торган гадәтем генә бар.

– 233 кешенең  гомерен саклап калу өчен, Сезгә никадәр тәвәккәллек, кыюлык кирәк булуын күз алдына китерүе дә кыен. Бу мизгелдә ниләр кичердегез икән?  Сез күбрәк үзегезгә ышандыгызмы,  тәҗрибәгезгәме? Бәлки, барыннан да бигрәк, пассажирларның гомерләре өчен җаваплылык һәм үз-үзеңне саклап калу инстинкты булгандыр?    
 – Безне ничек өйрәттеләр,  шул инструкция буенча эш итәргә тырыштык. Очкыч авария  хәлендә булгач, киеренкелек аңлашыла, үзеннән-үзе  психик-эмоциональ кичерешләр эчендә буласың. Кызганыч, двигательнең башта – берсе, аннан икенчесе  сүнгәч,  аэродромга әйләнеп кайту турында сүз дә була алмый иде. Җитмәсә, безнең тизлек тә, биеклек тә кечкенә иде әле. Мондый хәлиткеч хәлләрдә – двигатель туктаганда, янгын булганда  нишләргә кирәклеген  тренажёрларда өйрәтәләр безне. Әмма бу очракта ул өйрәткәндәгечә барып чыкмады, шуңа күрә дә җиргә – кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булдык. Нәрсәнедер инструкция буенча,   нәрсәнедер вакыт таләп иткәнчә эшләдек. Дөрес, аэропортка кайткан булсак, шәп буласы иде дә бит,  булмады. Самолёт җиргә төшә башлагач, безнең башка сайлау мөмкинлеге юк иде. Ходайның рәхмәте белән без югалтуларсыз, җәбер-золым күрми генә басуга  төшеп утырдык. Кызганыч, самолёт, әлбәттә, зарарланды, ә безнең исән калуыбыз ул  бары тик Ходай Тәгаләнең рәхмәте –  безгә кабат яшәргә шанс-мөмкинлек бирелде, шуңа риза булырга, шөкер итәргә  кирәк. Ул вакытта самолёт белән идарә итсәм дә, бу мин булганга гына шулай уңышлы килеп чыкты  димим.   Бөтен экипажга, аеруча икенче очучы Георгий Мурзинга, бортны озата баручыларга рәхмәт. Ул вакытта һәркем үз бурычын профессионалларча үтәде, югалып калмады. Пассажирларны беркем дә зыян күрмәслек итеп эвакуацияләдек. Бортпроводниклар ни булуын аңламый да калдылар. Чөнки  алар салонда, ә без Георгий Мурзин белән кабинада, бөтен приборларны күреп, нәрсә булганын аңлап торабыз. Әлбәттә, гайре табигый хәл килеп чыкканда дулкынланасың, без роботлар түгел бит.
– Самолёт ни дәрәҗәдә зыян күргән иде?
– Кагыйдә буларак, андый самолётларны яңабаштан ремонтламыйлар, кабат күккә күтәрелергә рөхсәт итмиләр. Монда да аны кисеп туракларга дигән карар кабул ителде.
– Бу хәлиткеч вакыйгадан соң тормышка карашыгыз, сайлаган һөнәрегезгә мөнәсәбәтегез үзгәрдеме? 
– Әлбәттә, тормышта  иң мөһиме ул – сиңа бирелгән гомер, якыннарыңның, туганнарыңның  исән-имин булып, бәрәкәтле тормышта яшәве. Һөнәргә килгәндә, аны алыштырырга уемда да юк.  Кайгы, борчулар, дөнья мәшәкатьләре  ул –  икенче пландагы нәрсәләр. Иң мөһиме, әйткәнемчә, исән-имин булу, иманлы булу – Аллаһка ышану.
– России Герое дигән югары статус тормышыгызга ниндидер  үзгәрешләр керттеме?   
– Бу вакыйгага матбугат органнарының игътибары аеруча зур булды. Беренче айда мин бөтенләй дә очмадым. Күп кенә чараларда, форумнарда, музыкаль төркемнәрнең концертларында,  югары уку йортларында, мәктәпләрдә патриотик темаларга багышланган  очрашуларда, «Батырлык дәресләре»ндә, телетапшыруларда  катнаштым. Без «Роскосмос» башлыгы Д.О.Рогозин чакыруы буенча Байконурда да булдык. Россия Каһарманы буларак та иҗтимагый тормыш күп вакыт, күпмедер дәрәҗәдә көч таләп итә.  Мәктәпләрдә «Герой парталары» ачуда катнашам. Шул ук вакытта  тормыш элеккечә үз җаена  бара: гаиләм, балаларым, яраткан эшем бар. Шунысын да әйтергә кирәк: җәмәгать эше минем өчен ят түгел, Сызраньда эшләгәндә татар милли–мәдәни автономия җитәкчесенең урынбасары идем. Анда да күп кенә чаралар оештыра идек.

– Без кечкенә чакта күп кенә малайларның, хәтта кайбер кызларның да  космонавт буласы килә иде.   Хәзер приоритетлар үзгәрә, күбесенең йә эшмәкәр, яки депутат буласылары килә. Сезгә дә үзегезнең кандидатураны депутатлыкка күрсәтеп, депутат кәнәфиенә утырырга тәкъдимнәр булган, диләр...
– Белүегезчә, мин үземнең хыялыма бик озак килдем.  Минем  башка беркая да,  шул ук вакытта сәясәткә дә   китәсем килми, әлегә  барысыннан да канәгатьмен. 
– Сез башта политехника техникумы, ә армиядән соң,  1999 елда Чабаксардагы И. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының юридик факультетында  читтән торып укып, юрист булып эшлисез. Һәм 32 яшьтә генә Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университетының филиалы булып торган  Богырыслан   очучылар училищесын, аннан Ульяновск гражданнар авиациясе институтын тәмамлыйсыз.  2018 елда  Сез  инде һава  лайнеры командиры.  Очучы һөнәре кай ягы белән сихерләде, нәрсәсе белән шултик-
лем  үзенә тартты соң?

– Мин бит кечкенәдән әтинең вертолётында үскән малай.   Әтием Касыйм Камилевич Йосыпов тумышы белән  Идел буеннан. Очучылар училищесын тәмамлагач, өйләнеп, Сызраньнан котыпка – Красноярск краеның  Игарка шәһәренә  китеп бара.  Үзе вертолётта оча, әни Мөнзилә Абделхәевна аэропортта фельдшер булып эшли. Без, аларның өч уллары, шунда дөньяга килеп,   авиация «чолганышында» үстек.  Әти мине кайчагында үзе белән эшкә дә алып бара иде. Вертолёт түбәннән оча, мин табигатьнең матурлыгына хәйран калып, тайга, елга-күлләрне өстән карап  соклана, әтиемнең очучы булуы белән горурлана идем.    Шул вакыттан бирле күкләргә   гашыйкмын. Үземне белә-белгәннән бирле хыялым очучы булу иде.   1994 елны  мәктәпне тәмамладым, әмма укырга керү барып чыкмады, хәрби училищега комиссиядән күз белән үтмәдем.  Витаминнар эчеп, әзерләнеп  тагын бер омтылып карыйсы булган. «Тиз бирештең», – дип, соңыннан үземне битәрләп тә йөрдем әле. Юкса, күздән бер дә зарланганым юк иде.  Борчылдым, әлбәттә.  Шуңа күрә дә, соңыннан үкенерлек булмасын дип, 2010 елда кабат имтихан тоттым. Булдыра алганча тырышам, керсәм – Аллага  шөкер, кермәсәм хәерлесе булсын, дидем.  Кердем!
– Безгә, әлбәттә, барысы да кызык: бала чагыгызның ничек үтүе дә, әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның нинди киңәшләр бирүе дә. Хәтер яңартканда, күбрәк кайсы чакларны искә аласыз?    
– Бала чагым Совет илендә яшәгән балаларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмагандыр. Мин дә башкалар кебек үк түгәрәкләргә йөрдем, рәсем ясадым, хорга, бас-
кетболга йөрдем,  берничә ел бокс белән шөгыльләндем. Башта  октябрят, аннан пионер булдым. Бүгенге малайлардан аермалы буларак, дуслар белән урамда уйный торган идек.  Укытучыларымны зур хөрмәт белән искә алам.  Алар, укытып кына калмыйча,  дөньяны танып белергә, Ватаныбызны, табигать-ананы, кешеләрне яратырга да өйрәтте бит.  Безнең мәктәптә проблемалар булмады.  Яхшы укыдык, өлкән абыебыз бигрәк тә ушлы иде, минем дә отличник булган чакларым булды. Гаиләдә дә  тату үстек, беркайчан еламадык, беркемнән зарланмадык, үзебез өчен, бер-беребез өчен калкан була белдек. Өйдә кызлар булмагач, бөтен эшне үзебез башкара идек.  Үземнең дә лачын кебек өч улым  үсеп килә.      Беренче никахтан туган Ильяска – 16,  Исмаилга – 14 яшь,  икенче никахтан туган  Динисламга   –  5 яшь. Олы улларым башка шәһәрдә яшәгәч, алар белән бик еш очрашып та булмый.   Шулай да алар әледән-әле миндә кунакта булып китәләр,  үзем дә әти-әни янына кайткач, алар белән  очрашам. Әти-әнием, туганнарым  бар да  Сызрань каласында  яши.  Улларымның кем булуларын вакыт күрсәтер. Олылары әле өздереп кенә әйтә   алмыйлар, ә кечесе инде хәзердән үк авиация  белән мавыга, самолётлар конструкцияли, караган видеолары да  шул темага. 
– Никахлар күкләрдә  укыла, диләр...    
– Икенче хатыным  белән танышу да самолётта – ак болытлар эргәсендә булды. Ул да пассажир, мин дә. Урыннарыбыз янәшә туры килде. Сөйләшеп, танышып киттек, хатлар алыштык һәм күпмедер вакыттан соң өйләнештек. Ул вакытта аның бер кызы бар иде.  Аннага хәзер 9 яшь.
– Балалар тәрбияләүдә нәрсәне иң мөһиме дип саныйсыз? Россия Каһарманы буларак, мөгаен, Сез  киләчәктә үз гаиләгезнең генә түгел, ә илебезнең өмете, таянычы булырлык чын ир-егетләр тәрбияләүнең җаен, серен кемгә караганда да яхшырак беләсездер. 
– Балада ватанпәрвәрлек, өлкәннәргә хөрмәт хисен, хезмәт ярату, белемгә омтылу кебек сыйфатлар  тәрбияләү мөһим дип саныйм. Һәркем үзенең сәламәтлеген сакларга, гигиена таләпләрен үтәргә тиеш. Мәктәптән үк физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү зарур, чөнки ул үзе үк дисциплинага өйрәтә.   Әти-әниемнең каршыларына утыртып ниндидер үгет-нәсыйхәт бирүләрен хәтерләмим, шуңа карамастан әти безне чын ир-ат итеп тәрбияләде.  Сез үз-үзегезне  саклый, яклый белергә тиеш дип өйрәтте.
Расиха Фаизова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ