Логотип Магариф уку
Цитата:

Даруларның бәяләрен күтәрергә бернинди сәбәп юк

“Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең аптекалар буенча  генераль директор урынбасары  Илшат Минһаҗетдинов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ташламалар буенча товарлар ярты елга җитәрле...

“Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең аптекалар буенча  генераль директор урынбасары  Илшат Минһаҗетдинов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ташламалар буенча товарлар ярты елга җитәрлек, ваклап сатуда бер генә тәэминәтченең дә “Таттехмедфарм”нан баш тартырга җыенганы юк.
-Хәтерлисезме, коронавирус башлангач,  аптека киштәләрендә бер дару калмаган иде, - дип искәртте гендиректор урынбасары. - Соңыннан аларның күбесен чүп савытына ташладылар. Чөнки һәр товарның саклау вакыты бар. Мин халыкның тынычлануын теләр идем. Аны шикәр оны алган кебек, капчыклап алып куймавыгызны сорыйбыз.
 Республикада медикаментларны хастаханәләргә тарату графигының да бозылганы юк.  Илшат әфәнде Татарстанда  препаратларның үз җитештерүчеләре булуын искә төшерде. “Халыкның дару өчен куркырга урыны булырга тиеш түгел, - диде ул – Җитмәсә, әле безнең моңарчы тупланган резервыбыз да бар.”
Тормыш өчен мөһим булган даруларның бәяләре элеккечә кала, тәэминәтчеләр аларны әүвәлге хакы буенча таратачак. Менә мдицина билгеләнешендәге әйберләрнең – бәйләү чараларының системаларның, шприцларның бәясе күтәрелер диләр. Әлегә аларны иске бәясе буенча китерәләр. Тәэмин итүдән дә баш тартучылар юк икән.  
“Таттехмедфарм” тәкъдим иткән дару препаратлары гомуми санының  80 проценты –тормыш өчен әһәмиятле.  Даруларның калган 20 процентына да бәя күтәрелми. Бәяләр 10 процент чикләрендә үзгәрсә үзгәрер – алары транспорт чыгымнарына.
Ирек НИГЪМӘТИ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ