Дин әһелләре җыела

3-5 июнь көннәрендә Татарстанда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уздырылачак. Делегатлар беренче, икенче көнне Казанда секцияләргә бүленеп, пленар утырышка җыелып, милләтебез, өммәтебез алдында торган проблемалар турында фикер алышачак, шимбә көнне Изге Болгар җыенында катнашачак.

Шул уңайдан бүген, 31 май көнне Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты бинасында матбугат җыелышы булды. Анда башкарма комитет рәисе Данис Шакиров җыенның тарихы, быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде. «Быел Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнашачак. Катнашучылар елдан-ел артып бара. Былтыр, пандемия чыгу сәбәпле, имамнарны җыя алмаган идек. Шуңа күрәме, мондый җыеннарга сусадык, бер күрешү – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр ич; шушындый аралашу, тәҗрибә алмашулар эшләргә яңа көч-куәт бирә, нәрсә генә әйтсәң дә проблемалар уртак, диләр имамнар», – дип сөйләде ул. Аның сөйләвенчә, җыенның беренче көнендә делегатлар дүрт бәхәс мәйданында җыелып фикер алышачак. Болар – интернет  челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре, дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе, халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре, дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы. Чараның һәр көнендә күргәзмә эшләячәк. Беренче көнне дин әһелләре – «Ислам нуры» күргәзмәсе, икенче көнне «Милли тормыш һәм дин» күргәзмәсе белән танышачак. Болгар җыенында күргәзмә белән генә чикләнмичә, зәркән эшләнмәләре, милли кием-салым, хәләл ризык сатып алу мөмкинлеге биреләчәк .

Башкарма комитет рәисе урынбасары Марс Тукаев үз чиратында делегатлар турында шактый зур мәгълүмат бирде. Аерым алганда, быел катнашучылар ике төбәккә арткан. Быел беренче тапкыр Алтай Республикасыннан һәм Орел өлкәсеннән киләчәкләр. Иң өлкән делегат  – Калининград шәһәреннән килүче 1925 елгы сугыш ветераны, милли һәм дини хәрәкәт ветераны Хәким Биктиев булса, иң яшь делегат – Рязань өлкәсеннән 19 яшьлек имам Әмрах хәзрәт Аллазов.

Милади ел исәпләве буенча, татар җирендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек чарасы буларак та бу җыен зур әһәмияткә ия. Һиҗри ел исәпләве буенча ислам дине кабул итүебезнең 1100 еллыгын үткәрдек ич инде, дип аптыраучылар бар. Шул сәбәпле искәртеп китүебез.

Матбугат җыелышында катнашкан РИУ ректоры, Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгышыннан шул истә калды. «Галимнәребез шактый еллар җәдитчеләр, җәдитче мәдрәсәләр эшчәнлеген яктырту белән мавыкты. Югыйсә, татар мәдрәсәләренең 90 проценты кадимче мәдрәсәләр булган. Хәзер шуларның эш тәҗрибәсен өйрәнү игътибар үзәгенә куелырга тиеш», – дип белдерде ул.

Рәшит МИНҺAЖ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.