Логотип Магариф уку
Цитата:

Дөрес дәреслекләр кирәк

Соңгы берничә елда татар теленең дәрәҗәсе түбәнәя бару һәр акыллы кешегә мәгълүмдер: туган телендә аралашучы милләттәшләребезнең саны кими, татарча газета-журнал, китап укучылар, радио-телевидение тап...

Соңгы берничә елда татар теленең дәрәҗәсе түбәнәя бару һәр акыллы кешегә мәгълүмдер: туган телендә аралашучы милләттәшләребезнең саны кими, татарча газета-журнал, китап укучылар, радио-телевидение тапшыруларын тыңлаучы һәм караучылар азая, татар мәктәпләрендә русча укытуга күчү дәвам итә, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телләрен өйрәтү эше нәтиҗәле дәрәҗәдә түгел, шулар өстенә туган телебезнең язмышы өчен иң хәтәре: үз теленә, мәдәниятенә битараф һәм хәтта тискәре карашлы татарлар да күп, һәм андыйларның да саны арта бара булса кирәк. Бу язманы укучылар автор, тискәре күренешләрне күпертеп, халкыбызга тап төшерә дигән нәтиҗә ясый күрмәсеннәр, милләтебезнең язмышы өчен борчылулы җан авазы дип кабул итсеннәр. Югыйсә яхшы якларны гына күрергә теләп, җитешсезлекләргә күз йомып карарга күнеккән кешеләр дә шактый күп. Хәлбуки кимчелекләрне күрмәмешкә салынып, безнең бар нәрсәбез дә әйбәт дигән карашта тору тормышны яхшыртуга китерми, киресенчә, артка сөйри, яңа проблемалар китереп чыгаруга сәбәп була. «Чирен яшергән үлгән» ди халык мәкале. Халык әйтсә, хак әйтә.
Бүгенге көндә безнең, татарларның рухи тормышына караган ачы хакыйкать шуннан гыйбарәт: туган телебезгә кагылышлы проблемалар җитди, һәм милләтебезнең нигезен тәшкил иткән татар әдәби теленең камил рәвештә саклануына һәм кулланылуына куркыныч яный. Моңа хәзерге вакытта иң әһәмиятле мәсьәлә итеп карап, республика җитәкчелегенә дә, халыкка да аны уңай хәл итү белән, бөтен көчне салып, бик җитди шөгыльләнү зарур.
Инде беренче генә язуыбыз һәм әйтүебез түгел: татар телен, димәк, ахыргы исәптә мәдәниятебезне һәм алдынгы милләт буларак халкыбызны да саклау республикабыз сәясәтендә беренче урында торырга һәм бу бурыч дәүләт дәрәҗәсендә махсус программа буенча гамәлгә ашырылырга тиеш. Язмаларыбызда һәм чыгышларыбызда андый программаның төп юнәлешләре һәм мәсьәләләре дә күрсәтелде. Кабатлап торуны кирәк дип санамыйбыз.
Бу мәкаләнең максаты – телебезнең иминлеген, сафлыгын саклап куллануны җәелдерү өчен иң әһәмиятле милли мәгарифнең асылын тәшкил иткән татар телен укытуга караган кайбер фикерләребезне бәян итү, тәгаенрәк әйткәндә, татар теле дәреслекләренең хәле турында укучылар һәм, әлбәттә, туган тел укытучылары белән фикер алышу.
Һичшиксез, телебезне яшәтүнең һәм аның кулланылышын җәелдерүнең беренче шарты – татар мәктәпләрен нәтиҗәле эшләтеп, укучыларга туган телләрен яхшы итеп өйрәтү. Хәер, бүгенге вазгыять татар телен укыту бурычларын уңышлы башкару өчен уңай шартлар тудыра дип әйтеп булмый. Бу мәсьәләдә кыенлыклар, каршылыклар – киртәләр шактый күп. Иң аянычлысы: рус теленнән башка телләрне укытуга үзәк хакимият ияләре әһәмиятле мәсьәлә итеп карамый, нәтиҗәдә бу өлкәдәге проблемалар җитди, һәм алар катлаулана бара. Ул проблемаларның иң зурлары: милли телләрне укыту өчен вакытны ике сәгать белән чикләү, туган тел предметын дәүләтнең мәгариф стандартларындагы дисциплиналар исәбенә кертмәү, ягъни факультатив предмет итеп санау һәм милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бирдертү. Бу һәм башка төрле хаксыз чаралар күрү аркасында мәктәпләрдә татар теле предметының абруе югала бара. Моның бик гыйбрәтле бер мисалы: быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 мең укучы арасыннан татар теленнән дәүләт имтиханын тапшырырга бер кыз гына риза булган. Бу хәл, төптән уйлаганда, татар теленең язмышына куркыныч янауның бик җитди сигналы.
Безнең республика җитәкчеләре, Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатлар белән, мөмкин булса, башка республикалардан сайланган депутатларны да җәлеп итеп, Россиянең тиешле хакимият органнарыннан милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру һәм туган телләрне атнасына факультатив рәвештә ике сәгать кенә укыту турындагы дискриминацион карарларны бетерүне таләп итсеннәр иде. Бу омтылыш гамәлгә ашырылмаса, шушы кырыс шартларда да туган телләрне укытуны нәтиҗәле итеп башкару һәм, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, балаларга һәм яшьләргә туган телләрен яхшы итеп өйрәтү чараларын күрергә кирәк. Республика хакимиятенең, халыкның теләге булганда һәм бик тырышканда, бу мәсьәләдә, мөмкинлекләр табып, күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешеп булыр иде.
Бу изге максатка ирешүнең бер әһәмиятле чарасы – татар телен укытуның методикасын камилләштереп, нәтиҗәлелеген күтәрү. Хәлбуки татар телен укыту өлкәсендә проблемалар аз түгел. Төп проблема татар теле дәреслекләренең төзелешен, эчтәлеген камилләштерү һәм яхшырту кирәклеге булуда.
Аксиома: укытуның нигезе дәреслектә. Укучыны яхшы итеп өйрәтү өчен сыйфатлы, дөрес методикага корылган дәреслек булырга тиеш. Безнең татар теле дәреслекләре мәсьәләсендә бүгенге хәл шундый: бу өлкәдә, җитди үзгәрешләр кертеп, җиң сызганып эшләү, ягъни татар теленнән дәреслек китапларының барысын да диярлек өр-яңадан язып бастыру таләп ителә. Бу таләп ике нәрсә белән аңлатыла. Беренчедән, бездәге моңарчы кулланылып килгән татар теле дәреслекләре, гомумән алганда, төп игътибарны укучыларга телнең грамматикасын өйрәтү максаты белән төзелгән, телне җанлы сөйләмдә, аралашу чарасы буларак, аның дөрес сөйләм кагыйдәләрен (нормаларын), бай сүзлек хәзинәсен үзләштерерлек итеп өйрәтү төп бурыч итеп куелмаган. Фәнни тел белән әйткәндә, туган телебезне укытуда коммуникатив метод беренче урында тормаган.
Икенчедән, югарыдан килгән карар белән милли телләрне укытуга атнасына ике сәгать кенә бирелә башлауга инде өч елдан артык вакыт узуга карамастан, татар телен мәктәптә аз гына дәресләр үткәреп өйрәтүне күздә тотып төзелгән дәреслекләр юк диярлек. Югары сыйныфларда, гомумән, әлегә кадәр моннан берничә дистә ел элек чыккан дәреслекләрдән файдаланалар.
Элегрәк һәм соңгы елларда басылып чыккан татар теле дәреслекләре белән танышып, аларның эчтәлеген анализлау, шулай ук аларның авторлары турында хәбәрдар булу татар мәктәпләрендә укып чыккан кешеләрнең күбесенең сөйләм һәм язма телләрендә тупас хаталар күп булуның һәм рус мәктәпләрендә 11 ел буена һәр атнада 4–5 әр сәгать татар теле дәресләрендә утырып чыккан яшьләрнең дә туган телләрендә иркенләп, дөрес итеп сөйли һәм аралаша алмавының җитди сәбәпләренең берсе татар теле дәреслекләренең тиешле дәрәҗәдә булмавыдыр дигән нәтиҗәгә китерә.
Моннан элек күп еллар буена традицион методика буенча язылып килгән татар теле дәреслекләрендә, гомумән алганда, укучыларга грамматик формаларны, категорияләрне җанлы сөйләм белән бәйләнештә өйрәтү, аларның дөрес сөйләмнең морфологик, синтаксик, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләрен (нормаларын) үзләштерүенә ирешү һәм сүзлек запасларын баету максат итеп куелмаган.
Соңгы елларда рус мәктәпләрендә укучылар өчен язылган татар теле дәреслекләре дә бу телне бөтенләй белмәгән балаларны үзләре аңламаслык, көчләре җитмәслек күнегүләр, биремнәр эшләтеп, катлаулы сорауларга җавап бирдертеп, башваткыч, ребуслар чиштереп, хәтта сочинениеләр яздыртып җәфалауга нигезләнгән. Күп сыйныфларда дәресләр формаль уздырылган һәм уздырыла, балаларны төптән уйлап язылмаган дәреслекләр буенча өйрәтергә маташу еш кына аларның ул предметтан гайрәтләрен чигерүгә китерә. Өйгә бирелгән эшләрен исә, нигездә, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары башкара. Шулай «укыту» нәтиҗәсендә дәүләтнең миллионнарча сум акчасы җилгә очкан, күп меңләгән татар балалары һәм яшьләре туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм ителгән. Бу – җинаятькә якын җитешсезлек.
Дәреслекләрнең сыйфаты турында әйтелгәннәр буш сүз генә булып калмасын өчен, фикерләребезне кайбер фактлар белән расларга тырышып карыйк. Мисал өчен, 2020 елда башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы Туган тел (татар теле – 1 нче сыйныф өчен) китабына күз салыйк. Бу дәреслектә, безнең карашыбызча, 1 нче сыйныф балалары өчен катлаулы биремнәр, авыр, кытыршы сораулар, башваткычлар шактый күп. Мәсәлән:
«Рәсем ярдәмендә хикәя, тойгылы, сорау җөмләләр төзеп әйт».
«Үз урамым үземә кадерле дип әйтә алабызмы? Ни өчен?»
«Россия зурмы?»
«Авазларны хәрефләр белән алыштырып, сүзләрне күчер». («Авазларны хәрефләр белән алыштыру» дип әйтү дөрес буламы? – Р.Ю.)
«Нинди шәһәр суда йөзә». (Табышмак)
Зур таш белән аның каршындагы роза чәчәге рәсеме астында сорау: «Бу рәсемдә нинди ризык исемнәре яшеренгән?»
«Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне кычкырып әйт». (Бу – интонацияне аңлату алымы, калганнарын, димәк, шыпырт кына яки пышылдап кына әйтергә мөмкин. – Р.Ю.)
«Яз көне сыерчык оясы ясыйсыңмы?» (1 нче сыйныф укучысы мондый эш эшли аламы икән әле? – Р.Ю.)
«Укучылар, кар, кыш сүзләре ярдәмендә генә уйны әйтеп буламы?» «Җөмләдә уй төгәл аңлашыла». («Уеңны әйтү»не һәм «уй аңлашылу»ны
1 нче сыйныф укучысы аңлыймы? – Р.Ю.)
«Төлке, боз җөмләме? Ни өчен шулай дип уйлыйсың?»
«Сорауларга җавап бир һәм кошларга оя табарга булыш». (Ничек итеп булышырга? – Р.Ю.)
«Сыерчыкларга диңгезне очып үтәргә ярдәм ит» (?!).
Бу дәреслектә тагын бер гаҗәпләндергән нәрсә: анда авторлар тарафыннан татар теленең дөрес сөйләм нормалары бозып төзелгән мисаллар, төгәлсезлекләр бар. Мәсәлән:
«Син чанада шуасыңмы?» (Саф татарча: «Син чана шуасыңмы?»)
«Ул (сыерчык. – Р.Ю.) башка кош булып җырлый». (Кош җырлыймы, әллә сайрыймы? – Р.Ю.)
«Аларда (рәсемнәрдә. – Р.Ю.) нинди һава торышы сурәтләнгән?» (Дөресе: «Аларда нинди көн сурәтләнгән?»)
«Алма тыйнакмы?» («Алма тыйнак» дип әйтү ялгыш, тыйнак сүзе кешеләргә карата гына кулланыла. – Р.Ю.)
«Әйтешне укы». (Татар телендә «әйтеш» дигән сүз юк, авторлар кайдан тапканнар икән аны?!)
«Сүзлек эше» дигән бүлек исемнәре бар. (Нәрсә ул «сүзлек эше»? – Р.Ю.)
«Россиянең иң җылы шәһәре булып Сочи тора». Бу – русчадан тупас калькалаштырып төзелгән җөмлә. Саф татарча: «Россиянең иң җылы шәһә-
ре – Сочи».

«Урамнар карга тула». Бу җөмләдә татар теленең сүзләр бәйләнеше дөрес кулланылмаган. Чын татарча: «Урамнар кар белән тула».
«Сыерчыклар килде, күрдеңме?» Монда фигыль формасы ялгыш кулланылган. Дөресе: «Сыерчыклар килгән, күрдеңме?»
Кайбер мисалларда мәгънә ялгышлары да бар:
«Таулар, диңгезләр аша очу кошларга авыр түгел». (Кем әйтә аны «авыр түгел» дип? – Р.Ю.)
Кайбер дәреслек авторларының татар теленең грамматик нормаларын белеп бетермәве 2020 елда чыккан 4 нче сыйныф өчен татар теле китабында да күренә. Мәсәлән: «Син бакчада чәчәкләр утырттың. Кемдер аларны өзде». Дөресе: «...чәчәкләр утырткансың. Кемдер аларны өзгән».
Шушы ук дәреслектә «Уку мәсьәләсе» дигән биремнәр бүлеге исеме бар. Ничек аңларга икән бу атаманы?
Мәктәп дәреслекләрендә туган тел кагыйдәләрен (нормаларын) бозып язу гафу ителерлек хәл түгел. Тел ялгышлары белән язылган китаплардан укып өйрәнгән балалар, яшьләр, ә киләчәктә белгечләр ничек дөрес сөйләсеннәр һәм язсыннар?
Татар теле дәреслекләрен анализлаганда, шул нәрсә күзгә ташлана: күп еллар буена барлык сыйныфлар өчен китаплар да, нигездә, бер төрлерәк схема, шаблон буенча язылып килгән һәм килә: укучыларга тел күренешләрен өйрәтү, нигездә, күп тапкырлар кабатлана торган бер төрлерәк чиксез сораулар (аларның кайберләре хәтта ниндидер җитди процесс буенча сорау (допрос) алуга охшыйлар), бер характердагы биремнәр, башваткычлар, ребуслар һ.б. ярдәмендә башкарыла. Мәсәлән, 4 нче сыйныф өчен татар теле дәреслегендә «Асыл һәм нисби сыйфатлар» темасыннан берничә бирем:
«Шигырьне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куй. Аларның кайсы сүз төркеменә кергәнен ачыкла. Мәгънәсен партадашыңа аңлат».
«Биремнәр буенча җөмләләр уйлап яз...»
«Мәкальләрне язып бетер, мәгънәләрен аңлат».
«Ребусның җавабын тап. Ул сүз белән җөмләләр уйлап яз».
«Үз-үзеңне тикшер!»
«Исемнәргә туры килгән сыйфатлар уйлап яз».
«Берәр сыйныфташыңа сыйфатлар кулланып сурәтлә».
Алмашлыклар темасыннан.
«Алмашлыклар кулланып, рәсемнәр буенча җөмләләр төзе. Алмашлыкларның килешләрен билгелә».
«Шигырьне укы, хәтердән яз.
Алмашлыкларның ролен аңлат, төрен, килешләрен билгелә».

Бу китаптагы бүтән темаларда да һәм башка сыйныф дәреслекләрендә дә татар телен укыту (өйрәтү) шундыйрак тәртиптә бәян ителгән.
Дәреслекләрнең мондый төзелеше һәм эчтәлекләре белән танышкач, шундый уйлар килә. Тел күренешләрен гел шундый схема буенча вак-вак күпсанлы биремнәр, сораулар рәвешендә генә өйрәтергә тырышу тиешле нәтиҗәне бирәме икән, болай бер шаблон белән генә эшләү укучыларны һәм укытучының үзен дә ялыктырмыймы, эчләрен пошырмыймы икән?
Ни өчен дәреслекләр белем бирүнең, дәрес үткәрүнең башка методларын да тәкъдим итмиләр икән? Мәсәлән, үзләштерелергә тиешле белемне укучылардан тоташрак, бөтенрәк, кызыклырак текстлар укытып, эчтәлеген сөйләтеп, шуңа сыйныф белән бергә анализ ясатып, хаталарын табып төзәтү рәвешендә җанлырак итеп биреп булмыймы икән?
Татар мәктәпләрендә 11әр ел буена сабак алган белгечләрнең, мәсәлән журналистларның, телдән һәм язма сөйләмендә тупас тел ялгышлары булу татар телен укыту методикасында һәм туган тел дәреслекләрендә шаблонлылык, схематизм хөкем сөрү, иҗадилык җитмәү һәм, гомумән, укыту методларының коммуникатив принципка нигезләнгән булмавында түгелме икән?
Татар теленнән дәреслекләр белән танышып чыгу шундый нәтиҗәләргә һәм Татарстанның Мәгариф министрлыгына кайбер тәкъдимнәр ясау зарурлыгына китерә.
Әгәр дә без телебезне һәм, димәк, милләтебезне саклауның төп шарты балаларны, яшьләрне туган телләрен өйрәтүгә игътибар биреп, аны югары сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту дигән фикер белән килешсәк (бу исә бәхәссез), татар телен укыту методикасын камилләштерү һәм дәрес-
лекләрне, уку әсбапларын яңача төзү кирәклеген танырга тиеш булабыз. Һәм бу эш, дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятле бурыч итеп, никадәр тиз һәм уңышлы башкарылса, безнең милли мәдәниятебез шулкадәр камилрәк булачак һәм туган телебезнең иминлеге ныграк сакланачак.
Бу уңайдан Мәгариф министрлыгына һәм шәхсән аның хөрмәтле министрына кайбер тәкъдимнәребезне һәм киңәшләребезне юллыйбыз.
Зур тәҗрибәле, тирән белемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан, шулай ук мәктәптә укыту тәҗрибәсе булган күренекле татар теле галимнәреннән торган абруйлы комиссия төзеп, гамәлдәге тел дәреслекләрен тикшереп, өйрәнеп, шул комиссия әгъзаларыннан, кирәк булса, тагын өстәмә белгечләрдән авторлар коллективы оештырып, шуларга татар теленнән яңа дәреслекләр төзү бурычын йөкләргә кирәк. Дәреслекләрне, элеккечә, Мәгариф министрлыгы юлламасы һәм рецензентлар тәкъдиме белән бастыру тәртибен торгызу зарур. Бу эшкә иң җаваплы һәм мактаулы гамәл дип карау мөһим: дәреслекләр югары сыйфатлы, заманча методикага нигезләнгән һәм башка телләр өйрәтүнең алдынгы методикасын да исәпкә алып эшләнгән булырга тиеш. Дәреслек авторларына югары таләпләр куелу белән бергә, аларның бу эшне уңышлы башкаруы өчен уңай шартлар тудырылыр һәм матди кызыксындыру чаралары да күрелер дип өметләник.

Рүзәл ЮСУПОВ,


Казан федераль университетының


атказанган профессоры, академик

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ