Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел тәрбиячесе-2023» республика конкурсының зона этабы башланды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, «Ел тәрбиячесе-2023» республика конкурсының зона этабы башланды. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Ел тәрбиячесе» һәм «Баланы тәрбияләү һәм укыту бу...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, «Ел тәрбиячесе-2023» республика конкурсының зона этабы башланды. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Ел тәрбиячесе» һәм «Баланы тәрбияләү һәм укыту буенча туган тел төркеме тәрбиячесе». Зона турында республиканың 135 педагогы катнаша.
Зона этабы 10 муниципаль районның балалар бакчалары базасында узачак:
Яшел Үзән  районы – 1-2 февраль
Түбән Кама районы – 3 февраль
Лениногорск районы – 6 февраль
Кукмара районы  –7 февраль
Азнакай районы – 8-9 февраль
Тәтеш районы – 10 февраль
Казан шәһәре –  13-14 февраль
Алексеевск районы – 15 февраль
Чистай районы – 16-17 февраль
Әгерҗе районы – 20 февраль
Конкурсның зона этабы 2 конкурс сынавын үз эченә ала: «Минем педагогик табышым» һәм «Балалар белән педагогик чара».
Конкурсның йомгаклау этабында конкурсның зона этабында конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 30 тәрбияче  катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ