Логотип Магариф уку
Цитата:

Европа вузларыннан куылган студентлар урамда калмаячак

Европадагы илләрнең кайбер югары уку йортларында белем алучы Россия студентларына карата чикләүләр кертелә башлаган, аларга вуздан чыгару куркынычы яный. Франция, Чехия, Бельгия кебек илләрдә соңгы ва...

Европадагы илләрнең кайбер югары уку йортларында белем алучы Россия студентларына карата чикләүләр кертелә башлаган, аларга вуздан чыгару куркынычы яный. Франция, Чехия, Бельгия кебек илләрдә соңгы вакытта бу мәсьәлә аеруча  кискен тора.
Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова  шул уңайдан  илнең  фән  һәм югары  белем бирү министры  Валерий Фальков белән очрашкан һәм студентлар язмышы өчен тирән борчылуын белдергән, килеп туган  хәлдән чыгу юллары табу буенча чаралар күрү хакында фикер алышынган.
Татьяна Москалькова белдерүенчә, европа вузларыннан куылган студентларга Россия мәгариф министрлыгы белән берлектә ярдәм күрсәтү, аларны илебездәге башка уку йортларына урнаштыру  күздә тотыла. «Югары икътисад  мәктәбе»  фәнни–тикшеренү университеты, беренчеләрдән булып, мондый язмышка дучар булган студентларга ярдәм кулын сузарга әзер булуын белдергән. 
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ