Логотип Магариф уку
Цитата:

Фаил Шәфигуллинның «Акмөгез» әсәрен анализлау

Халидә КИРАМОВА, Фаил Шәфигуллинның «Акмөгез» әсәрен анализлау        «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тәмамланып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан Т...

Халидә КИРАМОВА, Фаил Шәфигуллинның «Акмөгез» әсәрен анализлау
 
 
      «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тәмамланып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур ҺАДИУЛЛИН журналистлар белән очрашып,  бәйгегә бәйле фикерләре белән уртаклашты..
– Әлеге конкурс  «Укытучы һәм остаз» елында узды. Без призлы урыннарны үзләрен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган иҗади эшләүче, иң талантлы укытучыларга тапшырачакбыз, – диде министр. –  Алар үзләре хакында сөйләп, эшчәнлекләрен күрсәтеп, мәгариф системасындагы  хәлне ачып бирәләр. Бәйгедә катнашучыларның уртача яше – 38, ветеран-конкурсант – 57, дебютантыбыз 21 яшьтә. Соңгы турга «Ел укытучысы» номинациясендә 49 педагог һәм 21 яшь укытучы чыкты. Алар  һөнәри осталыкларын 3 турда күрсәтте.
Республикабыз мәктәпләре тормышы һәммәбезнең күз алдында акса да, һәр укытучының эшчәнлеге белән танышып бару  мөмкин түгелдер. Мондый бәйгеләр үзара аралашу, һөнәри тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык. Тантанага  җыелган коллегалары җиңүчеләрне алкышлаган  вакытта үзем дә тамашаны зур кызыксыну белән күзәтеп, геройларымны фотога төшереп бардым. Бигрәк тә туган телебез сагында торучы, милләтебезнең киләчәге хакында борчылып яшәүче мөгаллимәләр күз уңымнан төшмәде. Сәхнәгә шундыйларның берсе – Россия төбәкләре мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында абсолют җиңүче буларак Төмән каласыннан килгән Халидә Кирамова күтәрелде. Башка номинацияләр буенча бүләкләүләр дәвам иткән арада анын белән якынрак танышу, уй-фикерләр, күңел түрендәге серләр белән уртаклашу җае да чыкты. Ачык йөзле, күркәм холыклы, йомшак телле булып чыкты мөгаллимә ханым. Алдагы көнне ул Казандагы «Адымнар» күптелле комплексында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм  жюри әгъзалары, журналистлар катнашында узган  традицион очрашуда, залдан яңгыраган  сорауларга кыю, төпле җавап бирүе белән үк игътибарымны җәлеп иткән иде. Тик ул көнне аралашу өчен  җай чыкмады, тиз таралыштылар. Әмма укытучының кем икәнен беләсең килсә, мәктәп сайтына күз төшерү дә җитә. Каршымда 30 елдан артык гомерен балаларга татар һәм рус телләрендә белем, тәрбия бирүгә багышлаган,  РФның  гомуми белем бирү өлкәсендәге  мактаулы  хезмәткәре,  педагогик эшчәнлеге өчен РФ Президенты премиясенә лаек булган укытучы-галимә Халидә Халидулла кызы үзе басып тора..
– Сезнең хезмәт юлыгыз белән күпмедер дәрәҗәдә танышмын, ачык дәресләрегезне дә күрдем, балаларны сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә өйрәтү алымнарыгыз да бик үзенчәлекле. Үзегезне укытучылык хезмәтенә кереп китәргә кем рухландырды?
–  Гомерем буе әниемнең җан җылысын, кайгыртуын тоеп яшим. Үземне укырга да, сөйләргә дә әнием өйрәтте, авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем бирде.  Белгечлеге буенча ул – татар теле һәм әдәбияты, әтием тарих  укытучысы иде. Шуңа да үземне белем йортында  үскән бала буларак хис итәм. Мәктәп тормышы минем каныма сеңгән. Мөгаллимнәрнең күз карашлары, «киләчәктә син дә балалар укытырсың» дигән матур сүзләре күңелемә нур булып кереп калган. Анда узган сыйныфтан тыш чаралар да миңа бик кызык, мавыктыргыч булып тоела иде, – ди мөгаллимә  ханым.  – Кайберәүләр киләчәктә кем булырмын икән,  нинди һөнәр сайларга инде, дип икеләнеп торалар. Миңа мәктәпнең йогынтысы, әниемнең үрнәге дә җитте. Ул минем сердәшем, остазым  булды. Мөгаллимә,  асылда, үз балаларына да, укучыларына да остаз булырга тиеш икән ул. Мин моңа эшли башлап, олы тормышка кереп киткәч ныграк төшендем.
Укытучының бөтен тормышы  мәктәптә уза  дип,  бу һөнәр ияләре белән гаилә корырга ашыкмаучы  ир-атлар бар. Гомер юлдашыгызны ничек очраттыгыз?
– Юлдаш булгач, юлда очраткан булам инде, – дип шаяртты  Халидә ханым. – Җан парәм Рафис – автокрановщик, Актаныш районы Әнәк авылы егете. Гаиләнең тоткасы, терәге ирем булса, мин гаилә учагын саклап тотучы хуҗабикә инде. Үз йортыбыз белән яшибез, әни дә безнең янәшәдә, өлкән яшьтә инде.  Бик тә бәхетле  чорыбыз, балалар үсеп җитте: улыбыз Зөфәр үзем эшләгән 52 нче этномәдәни мәктәптә физикадан укыта, кызыбыз Резеда Төмән дәүләт университетында белем ала, математика укытучысы белгечлеген үзләштереп йөреше.
Укытучыларның яңа буыны үсеп җитешкән. Нәсел агачыгыз да тирән тамырлы, киң ябалдашлы дип уйларга нигез бар.
– Нәсел агачы дигәндә, ирем ягыннан ун буынга кадәр кемнәр яшәгәнен һәм бүгенге көндәге туган-тумачаларны беләбез. Үзебезнең яктан, сигез буынга кадәр шактый мәгълүмат җыйдык. Бу эштә кызыбыз бик актив, Казан архивларында казына. Нигә монда диярсез? Бабамның нәсел җепләре Арча районы Сеҗе авылына барып тоташа. Узган гасырларда милләттәшләребез, илдәге үзгәрүчән вазгыять белән бәйле рәвештә, төрле төбәкләргә таралышкан бит. Төмән җирләрендә әнә шулай язмыш җилләре ташлаган төрле милләт вәкилләре гомер кичерә. Мин аларның балаларына белем, тәрбия бирәмен.  Халыкка хезмәт итәм, дип уйласан, милли компонентны да истә тотып эшләү сорала. Миндә –  чыгарылыш сыйныф укучылары. Быел, шуңа өстәп, 5 нче сыйныфтагы 39 укучыга татар теле һәм әдәбиятын укытырга алындым. Балаларда бөек Тукай, герой-шагыйрь Җәлил сөйләшкән татар теле белән кызыксыну көчле. Алар телне тизрәк һәм ныграк үзләштерсеңгә, дәресләремне татарча-русча алып барам, сөйләм телен үстерүгә, үзара аралашуга, сәнгатьле сөйләмгә зур игътибар бирәм. Укыганда алган белемнәрен аларга дәрестән тыш чараларда ныгыту, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә катнашып, аны тагын да баету мөмкинчелеге бар, һәм укучыларым һәммәсендә дә бик теләп анда катнаша. Мәктәптә барлыгы 1,5  мең ярым бала укый. Төмәндә бердәнбер  этномәдәни мәктәп бу. Өлкә  буенча исәпләсәк, аларның саны илледән артып китә. Болар, нигездә, татар авылларындагы милли мәктәпләрнең заманга яраклашкан чагылышы. Әлеге белем учакларында  татар теле һәм әдәбиятын укытуга атнасына  берәр сәгать вакыт бирелә.

  • Сезнең әнә шундый шартларда сөйләм телен үстерүгә өстенлек бирә торган авторлык методикасы «Ел укытучысы» конкурсының жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде. Бәйгедә күрсәткән ачык дәресегезне, мастер-класс материалларын «Мәгариф» журналы укучылары белән уртаклашсагыз, аларга да бик файдалы булыр иде.

  • «Мәгариф» журналы элек-электән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды. Үзем дә әлегә кадәр анда басылып чыккан материалларны кызыксынып күзәтеп барам һәм эшчәнлегемдә кулланам. Әгәр дә эш тәҗрибәмнең башкаларга ярдәме тия икән, мин аның белән уртаклашуга бик  шат  булырмын. Методик остаханәмдә мин  балаларның  уку  грамоталылыгын формалаштыру белән бәйле эшчәнлегемә тукталдым. Уку грамоталылыгы – функциональ  грамоталылыкның  нигезен тәшкил итә  Һәм һәр предмет өчен кирәкле, мөһим фактор булып тора. Мәктәптә без  баланы укырга гына өйрәтеп  калмыйча, укыганының мәгънәсенә төшенүенә  ирешергә тиеш. Ягъни укучының текстны  аңлап укуы, аннан үзенә кирәкле мәгълүмат алуы, аның асылын, эчтәлеген аңлатып бирүе  һәм шуны тормышта  куллана белүе зарур. Кызганыч,  яңа буын балаларның кулларына китап алып укырга теләге юк Ул укыганын башына сеңдерми, аңламый. PISAның соңгы  еллардагы сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, Россия халкының  46 проценты беркайчан да китап укымаган, 18 проценты бик сирәк  һәм 36 проценты  китапны очраклы рәвештә генә укый икән. Шулай булгач, әдәби, маҗаралы әсәрләрне, газета-журналларны кулына да алмаган, аның ни икәнен дә белмәгән гаиләләрдә үсүче балаларны мәктәп кысаларында укырга ничек өйрәтергә, аларны ничекләр кызыксындырырга соң?


Уку грамоталылыгын формалаштыру  берничә  этаптан торырга тиеш, дип  исәплим. Беренчесендә  1 – 4 нче сыйныфларда укучы  балаларда китап укуга ихтыяҗ  тудыру һәм шул максаттан системалы эшчәнлек алып бару. Икенче этапта 5 – 9 нчы сыйныфлардагы балаларда тулысынча уку күнекмәләре формалаштыру; соңгысында – өлкән сыйныф укучыларының китапны мөстәкыйль рәвештә яратып укуларына ирешү. Шулай китап уку культурасының тулаем формалашуына киләбез.
Шәһәр мохитендә русча аралашып үсүче балалар белән эшләүче укытучы буларак, мин аларда сүзгә, текстка, китапка, гомумән, әдәбиятка кызыксыну уятырга тырышам. Элек без укучыга белем бирсәк, шул җиткән дип карый идек. Хәзерге яшьләргә белем бирү генә аз, аларда белемгә  омтылыш, теләк формалашырга тиеш, ул анализларга, фикерләргә өйрәнсен. «Телләр белү киләчәктә миңа кирәк булачак бит» дип укырлык булсын. Шуңа да дәресләремне татар һәм рус телләрендә бер-берсен тулыландырып, чагыштырып, кызыклы алымнар кулланып алып барырга тырышам.
     Туган телен, сайлаган һөнәрен яраткан мөгаллимә генә шулай булдыра ала торгандыр ул, дип уйлап куйдым. Төмән педагогия көллиятендә укып чыкканнан соң, Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында югары белем алган Халидә Халидулла кызы Кирамова хәзер үзе галимә – филология фәннәре кандидаты, укытучы-остаз. Фән юлына аны  остазы, диссертация җитәкчесе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Флёра Сәгыйт кызы Сәйфуллина алып керә. «Остаз буларак, ул миннән башка, Төмән өлкәсендәге бик күп мөгаллимнәргә юл күрсәткән, якты маяк булган шәхес. Аралар ерак булуга карамастан, әле дә аралашып, тәҗрибә уртаклашып торабыз»,  – ди шәкерде аның турында.
 ...Мәктәпләрдә укытучы-галимнәрне бик сирәк очратабыз. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә андый белгечләрнең роле әйтеп бетергесез зур, Халидә ханым да биредә алдынгы тәҗрибәне кулланып эш йөртә, укучыларын фән олимпиадаларына, конкурсларга әзерли, аларны үз үрнәгендә җиңүгә рухландырып тора. Төмән өлкәсендәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, аңа әлеге фәнне укыту, методик әсбаплар әзерләү белән бәйле байтак эшләр башкарырга туры килә. 
Хезмәт юлына аяк басканд, Халидәнең дә үрнәк алырдай укытучылары күп булган. Тубыл районының Япанчы мәктәбе директоры, РСФСРның атказанган укытучысы,  Татарстанның Г.Тукай исемендәге  Дәүләт бүләге лауреаты Якуб Камали  улы Зәнкиев шундыйларның берсе була.  Шунысы игътибарны җәлеп итә:  ул  Төмән өлкәсендә әлеге олы бүләккә лаек булган беренче язучы да әле. Иң беренче мәкаләләре 1949 елны «Совет мәктәбе», хәзерге «Мәгариф» журналында дөнья күрә һәм аның журнал белән иҗади элемтәсе 40 ел буе дәвам итә. Моннан тыш, ул башка бик күп газета-журналларда мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын бастыра, аларда мәгариф, милли гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклау, рухи-әхлакый тәрбия проблемаларын  күтәреп чыга. Халидә Кирамова үзенең фәнни хезмәтендә коллегасы Якуб Зәнкиевнең әдәби мирасына яңа чор күзлегеннән карап бәя бирә, үзе өчен дә гыйбрәт алырдай тарихи сәхифәләрне ача ул. Бүген укытучы-галимә тирәсендә  студентларны да еш очратырга була. Чөнки мәктәп яшь белгечләрнең тәҗрибә  узу  мәйданчыгы да бит әле.
– Мәктәптә үстем, дидегез, тормышыгыз да шушы бина кысаларында узып бара түгелме икән? Ник сайладым бу һөнәрне дигән чакларыгыз да булгандыр, Халидә ханым.
–  Элеккеге мәктәпләр бик гади булса, хәзер бөтенләй башка мохиткә килеп керәсең, бизәлеш, җиһазланыш ягыннан да заманча, укытучыга, балаларга да бик уңайлы. Яңа технологияләрне дә өйрәнеп киләм, цифрлаштыру заманы бит. Хәзер заманча җиһазландырылган эш кабинетларыбыз, китапханәбез, уку һәм тамашалар уза торган залыбыз да бар. Болар белем  һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Укучыларымның да тырышканнарын, белемгә омтылышларын күрсәм, күңелләр күтәрелә. Укытучы тормышының мәктәптә узуы һәркемгә билгеле, бу гаиләм өчен дә яңалык түгел. Дөрес, ял вакытларын көтеп алабыз, гаиләбез белән түгәрәкләшеп, гөрләшеп утырабыз, сөйләшергә сүзләр күп җыела. Үзем татар хуҗабикә буларак  халык ашларын: өчпочмагын, бәлешен, кош телләрен пешерергә яратам, шулар белән сыйлыйм. Җырлап, көлешеп  тә алгач, бөтен арыганнар, тормыштагы вак-төяк мәшәкатьләр онытыла.
Без  оптимист кешеләр, бу  җиһанда барысы да җайланыр, укырга-язарга өйрәнгән һәм фикерли белгән укучыларым да үз юлларын табарлар, дип ышанам. Шәкертләремнең зур уңышларга ирешүен еллар узгач кына күрербездер.  «Эш агачы бик юмарт китерер җимеш» дип Тукаебыз әйткәнчә, мин аны күреп торам.  Укытучылык һөнәрен сайлаганыма һич үкенмим һәм шуның белән мин бик  бәхетле кеше.
Альберт САБИР
Автор фотолары
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ