Фәннәр академиясендә «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе

2022 елның 7–9 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә төрки телле китап тарихына багышланган ел саен үткәрелә торган «Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Фәнни мәктәпне оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, талантлы яшьләрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга җәлеп итү, яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның үзара аралашуын арттыру, ди оештыручылар.

Фәнни мәктәп программасында чыганакларны өйрәнү фәне, сәнгать белеме, археография өлкәсендәге Россия һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы галимнәрнең чыгышлары каралган. Чарада Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак.

Биредә тарих фәннәре докторы, Наманган дәүләт университеты профессоры Расулов Абдулла Нуретдин улы; филология фәннәре докторы, Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең Мөхәммәд Физули ис. Кулъязмалар институтының бүлек мөдире Багиров Акрам Дахилоглы; филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам кулъязмалары үзәге мөдире Аникеева Татьяна Александровна; сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Әхмәдуллин Марс Лирон улы; тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович; филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы; Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы һәм башка галимнәр чыгыш ясаячак.

Пленар утырыш 2022 елның 7 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 7–9 декабрьдә буласы секция утырышларында галимнәр тарафыннан мәктәп тематикасы буенча лекцияләр укылачак.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт), Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге (Казан шәһәре, Кремль, 11 йорт).

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)590-55-93, 89179270976

Катнашучыларны «Яндекс Телемост» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

  • 7 декабрь 2022

Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/22329032115922

  • 8 декабрь 2022

Кушылу өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/24501284289119

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.