Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәкләр

Россия Министрлар Кабинеты фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәк. Аның кагыйдәләрен Премьер-министр Михаил Мишустин раслады, дип хәбәр итә «Российская газета» сайты. Фәнни-...

Россия Министрлар Кабинеты фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәк. Аның кагыйдәләрен Премьер-министр Михаил Мишустин раслады, дип хәбәр итә «Российская газета» сайты.
 
Фәнни-популяр программалар авторлары һәм фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручылар хөкүмәттән грант ярдәме ала башлаячак. Биредә телевидение яки радио тапшырулары, басма матбугат чаралары һәм башка медиаконтент өчен текстлар язучы авторлар яки авторлык коллективлары катнаша ала.
Грант конкурсларын Фән һәм югары белем бирү министрлыгы үткәрәчәк. Грант күләме  – 1–5 миллион сум. Алар өчен 2023 елга 90 миллион бүлеп бирелгән.  
Икенче конкурс фәнни фестивальләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыручылар өчен каралган. Биредә грантлар 20 дән 50 миллион сумга кадәр җитә. Аларга 480 миллион бүлеп биреләчәк.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ