
Соңрак «Төркестанда татар полиграфларының роле һәм урыны» темасы белән филология фәннәре кандидаты Сафиуллина Резеда Риф кызы, Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең Мөхәммәд Физули ис. Кулъязмалар институтының бүлек мөдире Багиров Акрам Дахилоглы, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты фәнни хезмәткәре Вовин Алексей Александрович, сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн һәм рәсем кафедрасы мөдире Әхмәдуллин Марс Лирон улы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин Айрат Җиһангир улы һәм башка галимнәр чыгыш ясады.
Фәния Лотфуллина