Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин  Татарстанның яшь гвардиячеләре белән очрашты

Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның  “Бердәм Россия Яшь гвардиясе"нең төбәк бүлеге активистлары белән очрашуы булып үтте. – Тат...

Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның  “Бердәм Россия Яшь гвардиясе"нең төбәк бүлеге активистлары белән очрашуы булып үтте.
 
– Татарстанда  үзенең алдагы тормышын илнең эре сәяси көче –“Бердәм Россия” партиясе белән бәйләгән  яшь буын активистлары  оешты һәм халык белән уңышлы эшләп килә. Яшьләрнең  актив рәвештә социаль  һәм гуманитар программаларга тартылуы  бүген, бөтен ил махсус операция максатына ирешүгә юнәлгән чакта, аеруча мөһим, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
– Үсеп килүче яшь буын белән бергәләшеп эшләү  республиканың киләчәктә уңышлы үсешенә ныклы нигез булып тора. Шуңа күрә бу юнәлештә эшләү бары тик көчәячәк кенә, – диде  ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.

Аның сүзләрен “Яшь гвардия”нең төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев та  хуплады. Ул “Яшь гвардия”нең Татарстан бүлеге  республикадагы иң күпсанлы җәмәгать оешмаларының берсе  булуын искә төшерде.  “Бу – Татарстанның 43 районы һәм ике шәһәр округында 45 җирле бүлек дигән сүз. Бүген яшь гвардиячеләрнең  саны барлыгы өч мең тәшкил итә.   Февральдән башлап   “Без бергә” гуманитар штабы көчләре белән  Донбасс республикасына гомуми бәясе 11,6 млн сумлык  142 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде.– диде ул. – 21 сентябрьдән  штаб ике юнәлештә эшли – махсус операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр җыю һәм җибәрү һәм мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү.”
Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин соңыннан иң актив яшь гвардиячеләргә Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: https://gossov.tatarstan.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ