Логотип Магариф уку
Цитата:

«Фәйзуллин йөзүләре» истә калыр

14 август – Халыкара яшьләр һәм Физкультурачылар көнендә Мамадыш шәһәренә башкалабыз Казаннан язучылар, журналистлардан торган 20 кешелек иҗади десант килеп төште. Бу очрашуның төп сәбәпчеcе Равил ага...

14 август – Халыкара яшьләр һәм Физкультурачылар көнендә Мамадыш шәһәренә башкалабыз Казаннан язучылар, журналистлардан торган 20 кешелек иҗади десант килеп төште. Бу очрашуның төп сәбәпчеcе Равил ага Фәйзуллин Нократны колачларга ниятләгән икән. Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның бик яхшы йөзү остасы икәнен ишетә белә идем. Ел да туган көне булган август башында үзенең дусларын, хезмәттәшләрен, иҗатташларын җыеп, спорт бәйрәме оештырганы да мәгълүм. Ә менә безгә дә чират җитәр дип уйламаган идем. Ниһаять, 78 яшен тутырган вакытта, 43 нче тапкыр уздырыла торган «Фәйзуллин йөзүләре» безнең Мамадыш төбәгенә дә килеп җитте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге язучылар делегациясен Мамадыш шәһәре үзәгендә урнашкан Шәйхи Маннур бюсты янында җирле язучылар һәм әдәбият сөючеләр каршы алды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Анатолий Иванов һәм җирле язучылар сәламләде.
Шул уңайдан, шәһәребездә иртәдән бирле әдәбият һәм спорт бәйрәме гөрләде.
Очрашуда Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова, артист-язучы Алмаз Хәмзин, журналист Римзил Вәлиев һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Очрашуда Мамадышыбызның язучы-шагыйре, Х.Андерсен премиясе лауреаты Рафаил Газизов та катнашты. Җәйне туган авылы – Арташта уздыручы Мәскәү язучысы Нәзифә Кәримова да кунакларны тулыландырды. Алар әдәби проблемалар турында да фикерләштеләр. Бер сәгатьлек очрашу шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Аларның  ялкынлы чыгышларын, шигырьләрен сокланып тыңладык. Равил абый сүзен йомгаклап: «Адәм баласына фикердәшләре белән аралашудан да кадерле әйбер юк», – диде. 

Аннан соң алар, туган як тарихын өйрәнү музее белән таныштылар. Барлык экспонатларны да бик кызыксынып карадылар.
Музейдан чыккач, йөзү буласы урынга киттек. Шул сәбәпле, шактый кеше Нократ суында чыныгу алды. Суда булган халык арасыннан, 6 кеше икенче ярга йөзеп чыгу нияте белән көчле дулкынлы, киң  Нократны колачларга, икенче ярга юнәлде. Ә без, үз чиратыбызда, яр буенда, Алмаз Хәмзин җырларын тыңлап, саф һавалы Нократ буенда, аларның яңадан бу якка йөзеп кайтканнарын көтеп тордык. Алмаз Хәмзин бу чараны «Фәйзуллин бәйрәме» дип атады.
Алар арасында, бер әзерлексез, кисәк кенә уйлап, үзен сынап карау нияте белән дулкыннар кочагына керүче иптәшем Рафил Муллахмәтов дә бар иде. Бу мине борчыса да, үземне тынычландырырга тырыштым. Икенче як ярга чыгып җиткәч, көймә бер кунак белән аны бу якка алып чыкты. Ә бит үзенә ышанып кереп китте һәм бер якка булса да йөзеп чыкты!

Ә без, кире йөзеп чыгучыларны көтәбез. Менә килеп тә җитәләр алар. Равил Фәйзуллин белән бергә Нократ елгасын, аның улы Газиз, журналист Данил Гыйниятов йөзеп чыкты.
 Бу чара безнең күңелдә, үзенең матур мизгелләре белән озак сакланыр! Иҗади шәхесләргә Нократ дулкыннарын җиңгән кебек, туктамыйча мәдәнияткә хезмәт итүләрен теләп, алга таба да иҗади уңышлары, табышлары белән үз укучыларын сөендереп яшәүләрен теләп калабыз!
Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,

Мамадыш районының Туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы рәисе, «Нократ» газетасының Дм. Крещенов  исемендәге премиясе лауреаты.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ